Уены-чыны бергә

1Базар хәлләрен әйтәмен,

Үзенекен ул эшли.

Кибетләрдәге товарга

Орына күрма «тешли!»

Плюрализм куша, имеш,

Бертуктаусыз сөйләргә.

Колбасасыз ипи ашап,

Мактый-мактый чәйнәргә.

Кооператорга мин саттым

Җирән кашка атымны.

Баш ватам: биримме әллә

Арендата хатынны?

Арендага җир бирәләр,

Безнең якларда хәзер.

Мине җигеп эшләтергә

Хатын күптәннән әзер.

Рәсим ТИМУШЕВ.

Сызран шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1220

Один комментарий

  1. дореснен чыныыыыыыы…..