Олуг Рамазан ае – изге Коръән ае. Шул уңайдан “Хозур” нәшрият йорты «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә #хозурминкоръәнукыйм- #хузурячитаюкоран хештегы белән Рамазан аена багышлап, флешмоб уздыра. Әлеге чарага мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да кушылган.
Флешмобка имамнар, мәгърифәтче галимнәребез, җәмәгать эшлеклеләре кушылыр дип көтелә, дип ачыклык кертә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Катнашу өчен Коръән сүрәләре укуыңны видеога төшереп әлеге социаль челтәрләрдә #хозурминкоръәнукыйм — #хузурячитаюкоран хештегы белән урнаштыру кирәк.
Әлеге чара белән “Хозур” нәшрият йорты, Рамазан аенда Коръән уку зарурлыгын искәртә. Һәркем дә сүрәләрне камил рәвештә укый да алмаска мөмкин. Шуңа да, сүрә аятьләрнең тәфсирен дә яздырырга мөмкин. Флешмоб 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Видеоларны islam_Today@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Просмотров: 1029