Мондый күркәм Сабан туен Кулаткы җирендә генә күрергә була

Самара кунаклары - "Ял­кынлы яшьлек" ансамбле.

Самара кунаклары — «Ял­кынлы яшьлек» ансамбле.

Ульяновск өлкәсендә инде менә өченче тапкыр Феде­раль күләмдә Сабан туе үткәрелә. Быел бу күркәм чара Бөтенроссия авыллары бәйрәме буларак Иске Кулаткы районында узды. Аңа Россиянең 23 төбәгеннән 500дән артык кунак килгән иде. Самара өлкәсеннән сызранлыларны аеруча күп очраттым.

- Шәһәребездә яшәүче та­тарларның 70 проценты төпләре белән Иске Кулаткыдан, шуңа да без бу бәйрәмне читләтеп үтә алмадык, — диде Сызран мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.

Сабан туе узачак мәйдан һәркемне зурлыгы белән хәй­ран калдырды. Аның тирәли тезелгән милли йортлар әллә кайдан күренеп тора. Аеруча Татарстанның Нурлат районы йорты кунакларны үзенә җәлеп итте. Анда мунча, кечкенә җил тегермәне һәм мәчет тә төзелгән, нурлатлылар хатын-кызларга чигү-тегү һәм башка кул эшләре белән шөгыльләнү өчен чатыр куярга да онытмаганнар.

Ульян өлкәсенең һәр районы да үз йортын куеп, сый-хөрмәтен, йолаларын тәкъдим итте. Һәркайсында көй-моң, уен-көлке ишетелә. Шундый йортларның берсендә Самараның атаклы “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбле дә чыгыш ясады.

- Бөтенроссия авыллары Сабан туенда катнашырга тәкъдимне бик теләп кабул иттек һәм бирегә иң шәп номерларыбызны алып килдек, — диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Ринат Азизов. Артистларыбызның чыгышы, чынлап та, бәйрәмнең чын бизәге булды. Алар моңлы җырлары, шаян биюләре белән дә, яшьлек энергиясе, ихласлык, осталыклары белән дә тамашачыны хәйран калдылар.

Бу вакытта янәшәдәге милли йортта никах бара иде. Кәләш белән кияүне Сабан туеның мөхтәрәм кунаклары — Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов һәм танылган хоккейчы, дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк тәбрикләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Аннан соң Татарстан Республикасы башлыгы, дәүләт вәкилләре һәм район җитәкчеләре бәйрәмнең төп мәйданына юнәлделәр.

Сергей Морозов Бөтен­рос­сия авыллары Сабан туен Иске Кулаткыда үткәрүдә ярдәм күрсәткән Татарстанга рәхмәт әйтте. Район җитәкчелеге кыр батырларына һәм һәр тармакта эшләүче алдынгыларга бүләкләр тапшырды. Алар арасында табиблар да, укытучылар да журналистлар һәм укучылар да бар иде.

Оештыручылар халыкка күңелсезләнергә бирмәде. Төп сәхнәдә Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Алсу Әбелханова кебек танылган җырчылар чыгыш ясады. Төрле төбәкләрдән килгән һәвәскәр артистлар да үз тамашачыларын таптылар. Чуваш, рус, башкорт һәм башка милләт җырчы — биючеләре ямь өстенә ямь өстәп тордылар.

Халык төрле уеннарда һәм ярышларда бик теләп катнашты: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, авыш баганага менү, катыктан тәңкә эзләү, аркан тартышу кебек милли уеннар һәрвакыт күңелле үтә. Сабан туенда ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге дә бар иде.Аны уңышлы тапшырган йөздән артык кеше медальләр, грамоталар белән бүләкләнде.

5

Сергей Морозов (уңнан сулга) Рөстәм Миңнехановны Сабан туе мәйданы белән таныштыра.

Иске Кулаткыда быел беренче тапкыр авыл арбаларына җигелгән атлар узышты.

Иске Кулаткыда быел беренче тапкыр авыл арбаларына җигелгән атлар узышты.

10

Сабан туенда һәр мәйданчыкта җыр-бию.

Самара кунаклары - "Ял­кынлы яшьлек" ансамбле.

Самара кунаклары — «Ял­кынлы яшьлек» ансамбле.

Шулай да, көрәш мәй­данында кеше күбрәк иде. Бәйге алдыннан баш хөкемдар, Ульяновск өлкәсенең көрәш федерациясе рәисе Фәнис Җаббаров: “Баш приз — машина, аның өчен бил алышырга теләүчеләр күп булыр бүген”, — дигән иде һәм ул хаклы булып чыкты.

Көрәшчеләр исемлегенә 60тан артык спортчы теркәләде. Алар арасында якташларыбызга таныш исемнәр дә бар иде. Нурлатлы Илфат Гыймадиев әле күптән түгел генә Самарада үткән өлкә Сабан туенда үз авырлыгында беренче урынны яулаган иде. Димитровград пәһлеваны Сергей Павлик та безнең якларда еш кунак. Шуңа да бу егетнең Бөтенроссия авыллары Сабан туенда Татарстан Президенты бүләге – “LADA Granta” автомобиленә ия булуына якташларыбыз чын күңелдән куанды.

Сабан туе мәйданында бүләккә әзерләгән тагын ике машина да халыкның күзен кыздырып тора иде. Аларның берсен – “Ford Transit” микроавтобусын Рөстәм Миңнеханов районның җирле татар милли-мәдәни мохтариятенә бүләк итте, ә “УАЗ” машинасының ачкычларын өлкә губернаторы арбаларга җигелгән атлар узышында җиңүчегә — Кирюшкино авылы фермеры Равил Яһудинга тапшырды.

Тамаша карый-карый ал­җыган, ачыккан халыкка ял итү урыннары да бар иде. Учаклар өстенә аскан казаннарда пылау пешә, шушында ук шашлык пешерүчеләр ит кыздыра, өстәлләрдә самоварлар чыжлап утыра. Биредә пресса хезмәткәрләрен, делегатларны, артистларны бушлай ашату да каралган иде.

- Бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган. Россиянең бө­тен авылларыннан кунаклар җыеп, Сабан туе үткәрерлек Иске Кулаткы кебек авылларның булуы куандыра, — диде Самараның Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин.

Җирле халык та бәйрәмнән канәгать калды. Оештыручыларга, аеруча Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиевка кат-кат рәхмәтләр әйттеләр алар.

“Икенче елга Бөтенроссия авыллары Сабан туе Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авы­лында узачак. Алар да бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткә­рергә вәгъдә итәләр. Алла­һы төләсә, бер елдан Әлә­зәндә очрашырбыз”, — дигәч, 77 яшьлек искеатлашлы Кәшиф ага Туктаев: “Безне уздыра алырлар микән пензалылар, мондый күркәм бәйрәмнәр Кулаткы җирендә генә була бит алар”, — дип серле елмайды.

Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1239

Комментирование запрещено