Урының оҗмахта булсын, Зәйнәп апабыз! / Ул безнең укытучыбыз иде

зайнап апа5 июньдә 78нче яшендә “Бердәмлек” татар газетасының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Нәбиулла кызы Әһлиуллина кинәт кенә вафат булды.

Үткән җомга көнне генә газетабызның 4 июньдә чыгачак соңгы санын укып, хаталарын төзәтеп типографиягә озатканнан соң, киләсе санга куелачак язмаларны барлап, әзерләп калдырды ул.

“Газета — ул бит домна миче”, — дип әйтергә ярата иде Зәйнәп апа. Бу чыннан да шулай: бер санга язмалар язып, битләргә салып кына бетәрәсең, инде икенче санны да әзерли башларга кирәк. Кешеләр әле бу атнада яши, ә без инде киләсе атна вакыйгалары белән янабыз. Шуңа да “Бердәмлек”тә эшләгәндә гомер тиз уза шул.

Зәйнәп апа Камышлы рай­онының Дәүләткол авылында туып үскән. Башта педучилищены, аннан педагогия институтын тәмамлаганнан соң Казахстанда, өлкәбезнең Камышлы районы мәктәпләрендә рус теле укытучысы булып эшли, соңрак Кләүле район газетасына әдәби хезмәткәр булып урнаша.

Энесе Рәфгать Нәбиулла улы Куйбышевка күчеп, “Волжская коммуна” газетасының авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрче булып эшли башлагач, әнисе һәм Зәйнәп апасын да үз янына алып килә. Биредә Зәйнәп апа “Солдат Отечества” газетасында берничә ел корректор булып эшләде.

Ә 1990 елда, Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” га­зетасы оештырылгач, аның баш мөхәррире булып энесе Рәфгать Нәбиулла улы бил­геләнә. Ул үзенә ярдәмгә Зәй­нәп апасын да чакырып ала.

2002 елда Зәйнәп Нәбиулла кызы корректор булу белән беррәттән җаваплы сәркатиб вазифаларын да үти башлый.

Аның өстәлендә гел тәртип, материаллар вакытында җыел­ган, укылган була иде. Ә без, хыялый журналистлар, язма­ларыбызның вакытында дөнья күрәчәгенә, анда хата-фәлән булмаячагына беркайчан да шикләнми идек.

Зәйнәп апаны редакция­без­нең анасы дип атарга була. 26 ел эчендә оешма аша уз­ган бихисап хәбәрчеләрнең һәр­берсен газета нәшер итү техно­ло­гиясенә өйрәтте ул. Һәр­бе­ре­без аңа эч серлә­ребез­не сөй­ләп, файдалы киңәш­ләрен ала идек.

Урының оҗмахта булсын, Зәйнәп апабыз! Без сине юксынабыз!

“Бердәмлек” газетасы

хез­мәткәрләре исеменнән Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

* * *

Зәйнәп апа Әһлиуллина истәлегенә

Исәнмесез, “Бердәмлек”тә эш­ләүче якын кешеләребез!

Рәфгать абый! Минем яраткан укытучым, киңәшчем, әни кебек якын Зәйнәп апаның кинәт арабыздан китүен бик авыр кичерәм һәм туганнарының кайгысын уртаклашам.

Соңгы вакытта үзенә шалтыратырга җыенып йөри идем, насыйп булмады, дөнья мәшә­катьләре белән вакыт җитми калды. Авылдашым Мәгърифә Гыйльфанова бу кайгылы хәбәрне җиткергәч, бөтенләй коелып төштем. Рамазан ае башланган изге көндә бакыйлыкка күчте, авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!

Очрашканда озак-озак сөй­ләшә идек, ул үзенең яхшы ки­ңәшләрен бирә, авылдашлар­ны сорашып, яңалыкларны бе­лешә иде.

Зәйнәп апа безне Иске Ус­ман мәктәбендә рус теленнән укытты. Күп еллардан соң үзе белән Самара шәһәрендә очраш­тык. “Бердәмлек”тә эш­ләргә хезмәткәр кирәк дигәч, сеңелемнең кызы Лилияне тәкъдим иттем һәм ул берни­кадәр вакыт анда эшләде дә.

Зәйнәп апа! Син безнең кү­ңелебездә һәрвакыт сакла­ныр­сың, урының оҗмахта булсын.

Класста бергәләшеп төшкән рәсемеңне дә саклыйм. Кызганыч ки, классташларыбызның күбесе дөньяда юк инде: Шәрифҗан, Сәгыйть, Рөстәм, Миңнулла, Нәҗип, Әсгать — барсы да тыныч ятсыннар дип телим.

“Бердәмлек”кә берничә мә­калә дә язган идем, аларның барсын да Зәйнәп апа бик матур итеп төзәтеп бастырып чыгарды. Барсы өчен дә рәхмәтле мин аңа.

Бу теләкләргә шулай ук кайгыгызны уртаклашучы Мәсгут, Хәмәтнур, Әкрәм, Рәхилә һәм башкалар да кушылалар.

Бар­лык исән укучыларың исе­меннән Иске Усман авылында туып үскән, бүген Самарада яшәү­че Әминә Мәгъдиева-Садриева.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Окончила свой земной путь Зайнап Набиулловна Аглиуллина…

* * *

Зайнап Аглиуллина награждена Почетной грамотой Губернатора Самарской области

* * *

Газетабызны аңардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз!

 

Просмотров: 1383

Один комментарий

  1. Хермятле Зяйняп Набиулла кызы гомеренен байтак элешен Бэрдямлеккя багышлады, зур ряхмят анарга.