“Ак калфак”лылар токмач кисте

2Безнең Похвистнево районының Гали авылында “Ак калфак” оешмасы әледән-әле төрле чаралар, мастер-класслар уздырып тора. Үткәннәрендә калфакләр, изүләр чиккән булсак, бу юлы олы апалары авыл кызларын чын татарча юка токмач кисәргә өйрәттеләр.

“Ак калфак” оешмасы рәисе урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова 8 – 10 сыйныф кызларын мәктәптән турыга авылның Агротуризм үзәгенә алып килде. Равилә Хәсәнова, Таңсылу Сираҗева, Илфәния Латыйпова, Илүзә Нуриева, Нәфисә Газизуллина, Ләйсән Хәйретдинова он, йомырка, уклау-тастымалларын, куна такталарын үзләре белән алганнар иде.

Эш кул юып, яулык-алъяпкыч бәйләүдән башланды. Ә яулык татар хатыннарына шундый килешә бит ул! Яшь кенә булуларына карамастан, киенеп алгач, чын аш-су осталарына ошап киттеләр. Һәрберсе үз өстәле артына барып баскач, Кәүсәр апалары татар халкының матур гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләде, аларны буыннан-буынга тапшыру кирәклеге турында искәртеп үтте.

“Ак калфак” оешмасы рәисе Илһамия Кәримова да, оешма әгъзасы Гөлшат Низамова да уңышлар теләгәннән соң, кызлар “бисмилла” әйтеп эшкә керештеләр. Ә без, жюри әгъзалары Зөлфия Асылгәрәева, Флера Низамова, Илһамия Кәримова, Гөлия Галимова һәм мин, Саимә Морзаханова, аларның оста итеп камыр басуларына, җитез һәм юка итеп җәймә җәюләренә, бераз киптереп алгач, нәзек итеп токмач кисә белүләренә сокланып утырдык. Күренеп тора, бу эшне кызлар беренче тапкыр гына эшләмиләр. Куллары да ничек килгән бит: керт-керт итеп токмач кискән тавыш татар токмачының мәңгелек ризык буласын дәлилли иде кебек.

Бу чарада катнашкан кыз­ларның булдыклылыгын күреп, икенче юлы катлаулырак камыр ашлары, мәсәлән, пәрәмәч һәм коймак пешерергә өйрәнергә кирәк булыр, дигән карарга килдек.

Мондый уңган-булган кызларга бүләк бирү дә рәхәт бит. Апалары Казанга “Ак калфак” утырышына барганда алып кайткан бизәкле алъяпкычларны нечкә билләренә бәйләп куйгач, кызлар “аһ” итеп фотосурәткә төшә башладылар.

Ахырда Агротуризм үзәгендә эшләүче аш-су осталары Ра­милә Бәшәрова һәм Гөлия Галимова өйрәнчекләребез кискән токмачны салып безгә аш пешерделәр һәм барыбызны да сыйладылар. Без инде, олылар, токмачны мактый-мактый “җилек кебек” дия-дия ашадык.

“Түгәрәк өстәл”ләр артына утырып, киләчәк эшләребезгә планнар корганда җирле «Туган тел” татар оешмасы рәисе Расих Латыйпов та килеп җитте һәм ул: “Сезнең өчен ишекләребез һәрвакыт ачык. Килегез, яшьләрне өйрәтегез, ә мин киңәш белән дә, матди яктан да булышып торырга әзер”, — дип әйткәч, күңелләребез тагын да күтәрелә төште.

Ә без инде уразаның беренче көнендә үк мәдрәсәдә ифтар мәҗлесе уздырырга сүз куешкан идек. Һәрберебез тәм-томнар әзерләп килсә, ә Расих әфәнде ит биреп, аш пешерсәк, шул җитә бит инде. Без генә түгел, башка авылдашлар да буш кул белән килмәсләр. Алай кызыграк та була, чыгымнар да бер кеше җилкәсенә генә төшми.

Ә киләсе уку елы башыннан кулъяулыклар, сөлгеләр чигү курслары оештырып җибәрергә ниятлибез. Гали авылы кызлары болай да уңган-булган, диләр. Ә инде кияүгә чыкканда яучыларга кыз үз кулы белән чиккән аллы-гөлле сөлге бүләк итсә, Сабан туена яулык җыйганда оста итеп чиккән кулъяулык чыгарып бирсә, галилеләрнең даны тагын да ераккарак таралыр иде. Булдырырбыз, сынатмабыз Аллаһы бирсә.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1202

Комментирование запрещено