Бәхет — ул янәшәңдә тугры кешең булу

1

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Розалия ГАФУРОВА тормыш сукмагыннан 55 ел бергә атлаучы Әминә апа белән Таһир ага Хәмидуллиннарны тәбрикләгәндә.

Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында  Әминә апа белән Таһир ага Хәмидуллиннар яшәгән йортны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Аларның өе авылның ерак очында урнашкан. Кышкы суыкларда, бураннарда авылның уртасына кадәр кибеткә, мәчеткә, шифаханәгә йөрү бик кыендыр инде аларга, ара ерак — бер чакрым. Аларның каравы, җәй көннәрендә биредә икенче оҗмах бит! Бөтен урам ямь-яшел, әйтерсең лә хәтфә келәм җәелгән. Анда төрле-төрле кошларның сайравы тагын! Монда мал-туар, каз-үрдәк, күкә-тавык асрарга мөмкинчелек дисеңме!..

Әминә апа 1938 елда дөньяга килә. Әти-әнисе муллалар нәселеннән хәлле генә кешеләр  булалар. Шулай булуга карамастан, кызның балачагы авыр елларга туры килә. 12 яшьтән колхозда эшли ул. Эшкә батыр кызны иң авыр эшләргә куялар. Ул бер дә авырсынып тормый, ни кушсалар — шуны башкара. 

Ел артыннан ел үтә, кыз үсеп буйга җитә. Яшьлек үзенекен итә, көндезләрен арып кайтсалар да, яшьләр кичен кичке уенда, клубта була.

- Әй, кызым, урамнарны иңләп, җырлашып клубка баруларны, кичке уеннарны бүген дә онытып булмый. Авыр еллар булса да, бик күңелле булган шул.

«Әй, яшьлегем, тиле яшьлегем», дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул. Кичләрен мәчет янына бөтен авыл кызлары җыелышып, төрле уеннар уйныйбыз,  аннан клубка китәбез. Анда биешеп, җырлашып туйгач, йөгерә-йөгерә өйләргә таралышабыз. Кая инде ул егетләр белән сөйләшеп тору, алардан кача идек», - дип сөйли ул.

Нәрсә генә эшләргә туры килми Әминә апага. Йөкче булып икмәк, мәктәп төзегәндә таудан таш, абзарлар салырга агач-бүрәнә ташу дисеңме! Ә инде 58нче елда фермада сарыклар карарга алына ул.

Таһир абый 1936 елны дөньяга килә. Аларның гаиләсе бик ярлы яши.  Малай бик яшьли кул арасына кереп, колхозда төрле эш башкара. 1950 елларга кадәр аларның гаиләсе ферма өендә яши. 1955 елны гына алар бер бүлмәле өй өлгертеп, авылга күченәләр. 1956 елны колхозда тимер-томыр тирәсендә кайнашырга яратучы Таһир абыйны тракторчылыкка укырга җибәрәләр. Бер елда кулына тракторчы таныклыгы алган егет туган колхозындагы «тимер атны йөгәнли». Таза, эшкә уңган егеткә күз салучылар күп булса да, аның күңеле зифа буйлы, чая, чибәр Әминә апада була. Елдан артык бер-берсен сынап, дуслашып йөргәннән соң, 1960 елны алар җыйнак кына туй уйнап, гаилә учагы кабызып җибәрәләр.

Беренче көннән үк бер-берсен аңлап, сөеп-сөелеп яши Хәмидуллиннар. Гаиләнең бәхетен тулыландырып 1961 елда беренчеләре Кәдрия, 1964 елда уллары Гамил, 1968 елда төпчекләре Әлфия дөньяга аваз салалар. Дөнья ямьле, табын түгәрәк. Балалар акыллы, тәүфыйклы булып үсеп килә. Гаилә башлыгы 1975 елга кадәр ялны белмичә, беренчелекне беркемгә дә бирмичә, эшли дә эшли. Кышын салам тарттыра, юллар тазарта, җәен комбайнга утырып икмәк ура. Аның фидакарь хезмәт юлы турында бик күп медальләре, Мактау кәгазьләре, газета битләрендә чыккан язмалар сөйли. 1975 елны, аның булдырасын күздә тотып, үзен тракторчылар бригадиры итеп куялар. Кызганычка, 1987 елда аңа инфаркт була һәм аны инвалидлыкка чыгаралар. Бераз хәл алгач, ярты елдан соң, аны тагын эшкә дәшеп алалар һәм МТМ мөдире итеп билгелиләр. 1990 елда гына эштән туктый ул.

Гөрләшеп яшәгән гаиләне кайгы да читләп үтми. 1981 елны Кәдрияләре мәңгегә күзләрен йома. Фаҗигале рәвештә юл һәлакәтенә юлыгып үлә ул. Шул елның февралендә генә Кәдриянең никахын укытып, март аенда туй уздырган булалар алар. 8 мартта Камышлы авылына, Яруллиннар гаиләсенә, килен булып төшә ул. Туйда «гомерегез тигез, озын, бәхетле булыгыз», дигән теләкләр яңгыраса да, бер-берсен яратып кавышкан парның канатлары каерыла, фаҗигале үлем аларны мәңгегә аера. Ата-анага, туган-тумачага аяз көнне яшен суккандай була. Бигрәк тә ананың йөрәге телгәләнә.

- 30 мартта кадерле Кәдриябезне югалтуга 35 ел булды инде, — дип үксеп елап җибәрде Әминә апа. Әйе, ананың хәсрәтен, аның өзгәләнүен бары тик үз башыннан кичергәннәр генә аңлыйдыр шул.

Уллары Гамил армиядән кайткач, әти-әнисенең фатихасын алып, Тольятти шәһәренә китеп урнаша. Камышлы авылы кызы Лилия белән матур гаилә корып җибәрәләр. Гамил төзелештә кранчы булып, ә Лилия балалар бакчасында тәрбияче һәм логопед булып эшлиләр. Алар ике ул тәрбияләп үстергәннәр һәм үзләренә югары белем биргәннәр. Эшкә дә урнашкан инде егетләр.

Төпчекләре Әлфия Иске Ярмәк авылы егете белән кавышып, гаилә корып җибәрде. Әминә апа һәм Таһир абыйлар янәшәсенә зур йорт салып, мал-туар асрап, дөньяның тәмен дә, ямен дә белеп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яши алар. Бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Уллары армиядән кайтып, Самар шәһәренә эшкә урнашкан, кызлары да юрист булып эшли. Гаилә башлыгы Наил күп еллар шофер булды, бүгенге көндә вахтада йөри, Әлфия хисапчы иде, хәзер почта тарата. Тормышлары җитеш, гаилә асрамага ятим бала да алды, кияү-киленнәре дә, оныклары да үзләренә охшаган – уңган-булганнар.

Хәмидуллиннарның яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларын күрсәң, исең-акылың китәр. Ни генә үсми анда! Өстәвенә умарта да асрый алар.

Таһир ага – мәчет карты. Ул Аллаһы йортына да йөри, өйдә дә биш вакыт намазын калдырмый. Әминә апа да намазда.

Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанып яшәгәнгә, дини йолаларны үтәгәнгә бәрәкәтледер дә аларның йортлары. Бөтен җирләрендә тәртип, пөхтәлек. Тәрәз төпләре тулы яран гөлләр чәчәктә утыра. Ә керсәң, тәмләп чәй эчми мәңге чыгармаслар алар.

31 декабрьдә авылның иң үрнәк гаиләләренең берсе булган Хәмидуллиннарның гаилә корып җибәрүләренә  55 ел булган икән. Соң булса да, уң булсын, дип хөрмәтле авылдашларым турында язарга булдым да инде.

- 55 ел гомер үткәне сизелмәгән дә, сеңелем. Тиңем белән кадер-хөрмәттә яшәдем. Зур бәхет бит ул янәшәңдә тугры кешең булу, - ди Таһир абый.

Әминә апа һәм Таһир абый!

Котлыйк әле без сезне

Чын күңелдән үз итеп.

Яшәгез әле парлашып,

Тормыш йомгагын сүтеп.

Бәхетле картлык сезгә!

Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Гомер юлын ахыргача үтегез сез парлашып, җитәкләшеп!

Просмотров: 1060

Комментирование запрещено