Гали авылы шагыйрәсе Саимә апа Морзаханованың өченче китабы чыкты. Беренче китабы 2008 нче, ә икенчесе 2010нчы елны дөнья күргән иде.
Саимә апа гади авыл кешесе, 53 яшендә, ире фаҗигале үлем белән вафат булгач, кулына каләм ала. Йокысыз, кайгылы төннәр аның күңелендә шигырьләр, бәетләр язарга этәрә. Белеме дә барлыгы 7 ел мәктәп елларында алганы гына. Дөрес, мәктәптә ул бик тырыш укучы, алдынгылардан санала. Әмма авыр тормыш Саимә апага укуын дәвам итәргә бирми, ул сыер савучы булып фермага эшкә урнаша. Лаеклы ялга чыкканга кадәр тырышып эшли, гаилә корып, балалар тәрбияли. Кечкенәдән бәйли, чигә. Аның чиккән сөлгеләрен. кияүгә чыгучы кызлар сатып алалар. Саимә апаның бизәкле сөлгеләре илебезнең төрле почмагына таралды. Ә кулъяулыкларын кемнәргә генә бүләк итмәде? Гали авылына килгән кунакларның олысын да, кечесен дә, артистларны да, җитәкчеләрне дә Саимә апа күчтәнәчсез җибәрми. Ә бит чигү һөнәре ул җиңелләрдән түгел. Сәлате, уңганлыгы һәм сабыр булган кеше генә бу эшне башкара ала. Аның өстенә Аллаһы Тәгалә Саимә апага тагын бер талант өсти. Ул яза башлый.
Шигырьләре бик күп җыелгач, ул Мөҗәһит улы Расих Латыйповка мөрәҗәгать итә. Рәсих аңа беренче “Туган ягым, туган авылым” дигән китабын чыгаруда бик зур ярдәмлек күрсәтә.
Ә икенче китабы, “Яшә, Гали авылым!” исемлесе, хөкүмәт ярдәмендә бастырыла.
Өченчесенә “Күңел җәүһәрләре” дигәненә ярдәмне Мөҗәһит абыйның улы Мөдәрис Латыйпов күрсәтә.
Саимә апа шигырьләре аша туган якка соклану, халкын сөю, хөрмәт итү хисләрен җиткерә. Табигатьнең матурлыгын, җирнең гүзәллеген гади генә итеп, аңлаешлы телдә яза. Кешеләр һәм үзенең язмышын тирән кичерешләр аша сүрәтли. Күп шигырьләре аша юксыну, сагыш, моң агыла. Шаян, күңелле юллары да күп. Аерым кешеләргә, вакыйгаларга да багышлый ул язмаларын.
Саимә апаның берничә шигыре җырга салынды. Рафаил һәм Динә Латыйповлар “Гали авылы” җырын 2011нче елгы Сабан туенда башкардылар. Халык җырны бик яратты һәм аны Гали авылының гимны дип саныйбыз.
“Мирас” фольклор группасы репертурының иң яратып башкарган җыры. Ринат Рахматуллин тагын бер шигырен җырга салды.
Без, мәктәп укытучылары, Саимә апаның шигырләрен балалардан ятлатып, төрле конкурсларда катнаштырабыз, бәйрәм, программаларын төзегәндә рәхәтләнеп кулланабыз.
Саимә апа “Сәлам” һәм “Бердәмлек” гәҗитәләренең якын дусты. Аның иҗаты белән Самар өлкәсе татарлары күптән таныш.
Мәдрәсәдә дини дәресләр алып, изге китап — Коръән укырга өйрәнде. Табыннарда моңлы итеп сүрәләр укый, вәгазьләр сөйли.
Гали авылы мәдәният йортына Саимә апаның иҗатын сөюче каләмдәшләре, авылдашлары, туганнары һәм дуслары җыелды. Өченче китап чыгуы уңаеннан, авыл җирлеге башлыгы Хәмит углы ИдрисМуллабаев, иҗат кичәсе оештырырга дигән теләк белдерде. Бәйрәмне бик матур һәм эчтәлекле итеп мәдәният йорты хезмәткәрләре Равил Манашев, Алия Әхмәтова, китапханәче Фәимә Зарипова һәм Роза Моратова әзерләделәр. Тантананы Наилә Кияметдинова алып барды. Бәйрәмгә ерак юлны якын итеп, Чаллы шәһәреннән, авылдашыбыз Насыров Гәптелхәким ( китап авторы) кайтты, Камышлы районы язучысы Фәния Кәримова, “Бердәмлек” гәҗитәсенең фотокорреспонденты Хәмзә Мортазин, Балыклы авылы шагыйре Фәрдиев Рәшит , җырчылар Калимҗанова Руфия (чыгышы белән Гали авылыныкы) һәм Әлфия Рөстәмова килделәр. Похвистнево шәһәреннән танылган язучы, район язучылар оешмасының җитәкчесе Галина Гладышева килгән иде. Кичә бик матур үтте. Саимә апаның шигырләре яңгырады, аңа матур теләкләр әйтелде, җырлар җырланды. Гәптелхәким абый һәм Фәния ханым Саимә апаның иҗатын хөрмәт итеп, китап бастыруда ярдәмчеләре булганга сөенеп: “Матди ярдәм итүче булса, иҗат итеп була. Ходай исәнлек бирсен һәм тагын күп еллар авылдашларыңны сөендереп яшә!”- дигән теләкләрен белдерделәр. Галина Пантелеевна район язучыларының уңышлары белән таныштырды. Бөтенроссия һәм Бөтендөнья күләмендә уздырылган конкурсларда катнашып, җиңү дәрәҗәсенә ирешкәннәре турында сөйләде. Саимә апаның иҗаты турында Похвистнево районының юбилеена багышланган альманахта барлыгын әйтеп китте.
Саимә апаны балалары, оныклары, туганнары, дуслары чәчкәгә күмде. Матур сүзләр, изге теләкләр, тәмле ризыклар белән төзелгән табында дәвам итте. Саимә апа аш-суга да бик оста: ул пешергән бавырсак та күп кешеләргә күчтәнәч булып барып ирешә, өстәлләрен бизи. Бу көнне дә тәмле бәлеш һәм баллы бавырсак өстәлнең мөһим ризыгы булды.
Саимә апа!
Шигырь юлларыңда һәрвакыт бар кешегә дә изге теләк яңгырый.
Ягымлы сүзләрең йөрәкләрне йомшарта, күңелләрне нечкәртә, моңсулата.
Һәрвакыт шулай көләч йөзле, сау сәламәт булып яшә. Иҗади чишмәң сулыкмасын. Яңадан яңа китапларың басылсын, ярдәмчеләрең, киңәшчеләрең күп булсын.
Гали авылы.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1508
Инэкэйнен ин якыннары,дуслары.