Рамазан ае тәравих намазлары белән дә үзенчәлекле

Камышлы авылының Жилгородок бистәсен

Камышлы авылының Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчеткә җыелган хатын-кызлар.

Рамазан аена керү белән өлкәбезнең татар авылларында урнашкан мәчетләрдә кичен, ястүдән соң, тәравих намазлары укыла. Шулай ук Аллаһы йортларында Рамазан ае фазыйләтләре, тәкъвалык, иман турында үтемле вәгазьләр сөйләнелә.

Камышлы авылының Жилгородок бистәсендә урнашкан гыйбадәт йортына ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар да агыла.

- Мөселманнарның мәчетләргә җыелышып, саф булып гыйбадәт кылулары, Коръән укып хозурланулары Рамазан аеның зиннәте түгелмени. Изге Рамазан ае үзенең тәравих намазлары белән  дә үзенчәлекле. Көне буе Аллаһы ризалыгы өчен ашау-эчүдән тыелып, авыз ачканнан соң, озак итеп намазда басып торырга әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә көч бирә. Раббыбыз тәравих намазларында басып торуларыбыз белән, Кыямәт көнендә торуларыбызны җиңеләйтсә иде, — ди гүзәл затлар.

image (1)image (2) image (24)«Тәравих намазы» дип Рамазан ае кичәләрендә ястү намазының дүрт рәкәгать фарызын, ике рәкәгать сөннәтен укыганнан соң, витер намазына кадәр кылынган егерме рәкәгать намазга әйтелә.

Дин кардәшләребезнең тоткан уразалары, укыган дога-намазлары кабул булсын иде!

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1247

Комментирование запрещено