15 июнь көнне Франциянең Анси каласында “Татармультфильм” студиясе “Мирас угы” (“Стрела наследия”) анимацион сериалын күрсәтәчәк. Татарстанлылар 7 серияле мультфильмны Россия делегациясе составында “MIFA-2016” халыкара анимацион кинобазарында тәгъдим итәчәк. Бу хакта «Татармультфильм» студиясе хәбәр итә.
Сюжет буенча ике яшь татарстанлы — Роман һәм Зөләйха көчле шаман белән көрәшә. Көч сынашу Татарстанның тарихы урыннарында — Казан Кремлендә, Борынгы Болгар җирлегендә, Зөя утрау-шәһәрлегендә бара.
“Татармультфильм” вәкиле Оксана Круглова “Татар-информ” МА корреспондентына хәбәр иткәнчә, оешма инде 5 ел дәвамында Россия анимацион киносы Ассоциациясе әгъзасы булып тора. Ассоциациянең иң яхшы эшчәнлек алып барган әгъзалары әлеге чарада катнашуга чакыру ала һәм соңгы вакытта төшерелгән иң зур анимацион тасманы тәкъдим итә. Кинобазар үзе “MIFA-2016” халыкара фестивале кысаларында үткәрелә һәм анда бөтен дөньядан эре аниматорлар җыелыа. Алар анда тәҗрибә уртаклаша, бер-берсенең иҗаты белән таныша, диде Оксана Круглова.
* * *
15 июня во французском городе Анси студия «Татармультфильм» в составе российской делегации представит анимационный сериал «Стрела наследия» на международном рынке анимационного кино MIFA-2016.
По сюжету двое юных татарстанцев Роман и Зулейха вступают в борьбу со всемогущим шаманом, рассказывают в «Татармультфильме». Схватки, погони и приключения происходят на фоне достопримечательностей республики – Казанского Кремля, Великого Болгара, острова-града Свияжск и множества других.
Как отмечают создатели объединенного стенда Российской анимации, опыт показал, что большой интерес к анимационной продукции студии «Татармультфильм» проявляют зарубежные делегации из стран северной Европы и «стран востока».
Просмотров: 1148