Һәрбер халыкның тарихында һич тә онытылмас шәхесләр була. Шуларның берсе — бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Быел аңа 130 яшь. Зур юбилей датасына багышлап Балыклы авылы мәктәбендә Тукай атналыгы үткәргән идек.
18 апрель көнне бөтен укучы залга җыелды һәм әдипнең тормышы, иҗаты белән танышты, белгәнен, укыганын исенә төшерде, презентация карады. Мин, татар теле укытучысы буларак, туган телнең хәзерге торышы, киләчәге, башка милли телләр арасындагы урыны турында сөйләдем.
19 апрельдә башлангыч һәм 6-8 сыйныф укучылары Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильмнар карадылар, эчтәлекләре буенча әңгәмә кордылар.
Атналыкның өченче көне исә шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен укуга багышланды.
Пәнҗешәмбе көнне Тукай әсәрләре буенча рәсем, аппликация, башка төр иҗади эшләр конкурсы игълан ителде. Укучылар бу чарада актив, бик теләп катнаштылар. 4 сыйныф укучысы Камил Фарукшинга беренче урын, 1 сыйныф укучысы Рөстәм Иногамовка һәм 2 сыйныф укучысы Исламия Каюмовага икенче урын, 2 сыйныф укучысы Михаил Чуевка, 1 сыйныф укучысы Камилә Фарукшинага, 4 сыйныф укучысы Дарина Йосыповага өченче урын бирелде.
Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген саклап, зәвыклы итеп эшләнгән поделкалар өчен 2 сыйныф укучысы Илнур Шангәрәев беренче урынга («Шүрәле»), 1 сыйныф укучылары төркеме («Кәҗә белән сарык», «Шагыйрь үзенең образлары арасында») эшләре өчен икенче урынга, 4 сыйныф укучысы Нәзирә Гиззатуллина өченче урынга («Су анасы») лаек булдылар. 6-7 сыйныфлардан Альбина Кәримова, Юлия Әхмәдуллина һәм Гөлназ Камилҗановаларның рәсемнәрен дә аерым билгеләп үтәсе килә.
22 апрельдә, атналыкны йомгаклау көнне, әдәби марафон-монтаж үткәрелде. Кичәне Альбина Кәримова, Алина Якупова һәм Гөлназ Камилҗанова башлап җибәрделәр. Алар балаларны Габдулла Тукайның төрле елларда язган шигырьләре белән таныштырдылар. Аннан соң марафон игълан ителде. 1 сыйныф укучылары бик теләп, тырышып укыдылар. Китап кулдан-кулга күчеп китте, төрле тавышларга, интонациягә төренеп яңгырады. Бәйрәмгә килгән кунаклар да читтә калмадылар. Аларның шигъри юлларны чын күңелдән, яратып укуларын сокланып тыңладык без. Менә бит ничек оста укыйлар туган телебездә өлкән кешеләребез! Үрнәк алырлык! Марафоннан соң викторина үткәрелде. Ул катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Һәрбер тамашачы үз белемен күрсәтергә ашыкты.
Кичәне 14 сыйныф укучылары дәвам итте. Алар «Татар теле — туган телем» исемле әдәби монтаж әзерләгән иделәр. Сәхнәдән ана теленә мәдхия яңгырады! Ә инде «Туган тел» җырын башлап җибәргәч, бөтен зал басып, аларга кушылды. Бу минутлар аерым дулкынландыргыч булып тоелды.
Шагыйрь! Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне.
Киләчәккә барган балалардан
Ишетәсең «Туган тел»еңне.
Әлфия Усманова, Балыклы мәктәбе укытучысы.
«Камышлы хәбәрләре».
Просмотров: 1102