Әминә апаның биш шатлыгы

DSC07303

Әминә апа Сабирова кызы Рәсилә һәм кияве Азат белән.

Авыл хуҗалыкларын күмәк­ләштерү чорында дөньяга килгән Әминә апаның балачагы бик авыр үткән. Йортларындагы бөтен әйбер таланып алынгач, өйләре янып, көл булгач, әтисе Миневәли абзый гаиләсе белән Шенталыга күчеп китәргә мәҗбүр була. Бердәнбер шатлыгы -  яшереп өлгергән аты.  

Миневәли абзый соңрак шул аты белән икмәк кабул итү пунк­тында эшли башлый. Тик монда да аны тынычлыкта калдырмыйлар. Юк-бар сәбәпләр табып, ашлык урлауда гаеплиләр һәм суд юлында озак йөрткәч, биш елга төрмәгә утырталар. Тырыш үрнәк хезмәте өчен Миневәли абзый өч елдан соң төрмәдән азат ителсә дә, яраткан хатыны белән бик озак яши алмый, Гашия апа авырап китеп, вафат була.

Миневәли абый Шенталыда салган зур өен калдырып, балалары белән кабат Денискә кайтырга мәҗбүр була һәм күрше Татарстанның бер  авылыннан Мөшфикә исемле тол хатынга өйләнеп, яңа тормыш башлап җибәрә. Күпләргә яхшы таныш, озак еллар “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе булып эшләгән Минзакир ага Нуретдиновның әнисе була ул. Матур гына яшәп киткән гаиләдә тагын бер уллары Минрахман дөньяга килә. Тик бу тыныч тормыш шулай ук озакка бармый, Мөшфикә апа да кинәт үлеп китә. Балалар тагын әнисез калалар. Миневәли абзыйга өченче тапкыр өйләнергә туры килә.

Малайлар үсеп җитеп, кайсы-кайда үз тормышлары бе­лән яши башлый. Кызлары Әминә дә сылу кыз булып җитлегә. Мәктәптә укыганда ук колхозның яшелчә бакчасында эшли, әтисенә пилорамада такта ярдырырга булыша.

Мәктәпне тәмамлагач, бер­ничә иптәш кызы белән ул Коми Республикасына урман кисәргә китеп бара. Күрше егете Хөҗҗәтнең мәхәббәте тарткандырмы, Әминә, бер елга якын эшләгәч, яңадан туган авылына әйләнеп кайта. Хөҗҗәт тә кызны гына көткән диярсең. Бераз очрашып йөргәч, алар өйләнешәләр.  Яшьли әнисез калып, шулай ук ятимлек ачысын тәтегән Хөҗҗәт тә киң холыклы, сабыр, эшкә күндәм  ир-егет була. Шулай кулга-кул тотынып, алтмыш елга якын бергәләп яшиләр алар. Алмадай балалар — Фаягөл, Мәрьям, Рәхилә, Рәсилә исемле дүрт кыз, Минәхтәм һәм Минәхсән исемле ике малай үстерәләр. Бүгенге көндә шуларның бишесе исән, Минәхсән генә әтисе Хөҗҗәт артыннан вафат булган, урыннары оҗмахта булсын. Ә Әминә апа биш баласының, унөч оныгының, уналты оныкчыгының бәхетенә сөенеп, барсының да игелеген, мәрхәмәтен тоеп яши бирә. Ул “Хезмәт ветераны”, “Ана даны”медале һәм “Ана батырлыгы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Әминә апа Сабирова кызы Рәсилә һәм кияве Азат белән.

Әминә апа Сабирова кызы Рәсилә һәм кияве Азат белән.

Әминә апа янына барганда  Татарстанның Бәкер санаториенда авыруларны дәвалаучы кызы Рәсилә белән кияве Азат әниләренең хәлен белергә килгәннәр иде. Шунда Рәсилә ханым миңа:

- Без, биш бала, әти-әниебезгә бик рәхмәтлебез. Алар безгә яхшы тәрбия бир­де­ләр, кешелекле, мәрхә­мәтле булып яшәргә, авырлыклар алдында бөгелмәскә өйрәтеп үстерделәр. Әнкәй — барыбыз өчен дә көтеп алынган кунак. Һәрчак аның урыны түрдән. Абыем Минәхтәм белән җиң­гәбез Әлфиягә дә зур рәхмәт. Алар көн саен әнкәй янына килеп, аның хәлен белеп китәләр. Үткән җәйне аңа өр-яңа мунча салып бирделәр. Башка апаларыбыз да туган нигезне, әниебезне онытмыйлар. Менә шулай бербөтен булып, газиз әнкәебезне кадерләп яшибез, — дип сөйләде.

 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1419

3 комментариев

  1. Авыр туфрагын жингел булсын,эби

    • Кайгынызны уртаклашам.Урыннары жэннэттэ булсын.Узегезгэ сламэт булып,аларга дога кылып, яшэргэ насыйп булсын.

  2. эминэ апа бит ул минем этинен классташы—куршебез мэсхудэ апанын кайнанасы бик тэ кин кунелле апа исэн-сау бул тыныч тормыш сезгэ