Мәңге шиңмәс ак чәчәкләр…

i19 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне

Танылган җырчы Салаватның “Шәфкать туташы” җыры миңа аеруча ошый. Анда:

Кар кызыдай килдең,

Төшләремә кердең,

Коткаручым булып нигәдер, — дигән сүзләр бар. Ә бит авырулар өчен шәфкать туташы чынлап та коткаручы. Үзәк хастаханәләр дистәләгән чакрым ераклыкта булган авылларда халык аның ярдәменә аеруча мохтаҗ. Безгә, медицина хезмәткәрләренә: “Син капкадан килеп керүгә үк хәлем яхшылана”, — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Үз һөнәрен яраткан табиб дару белән генә түгел, ачык йөзе, тәмле сүзе белән дә дәвалый.

Бу юлларны язганда бик озак бергә эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда булган хезмәттәшләрем күз алдыма килә. Алар арасында Татар Байтуганыннан Рәисә апа Кәлимуллина, Гөлфия Ибятова, Иске Усманнан — Суфия Кәримова һәм Гөлсинә Нуретдинова, Яңа Усманда эшләгән Әлфия Гарипова, Красный Яр бистәсеннән — Ольга Дема, Балыклы авылы фельдшерлары Әнисә Вафина һәм Александра Монахова, Иске Ярмәк авылыннан Рәйхана Әхмәдуллина һәм Флюра апа Гатина. Алар Камышлы районының мәңге шиңмәс ак чәчәкләре. Аларга алмашка килгән яшь белгечләр дә мактауга лаек. Балыклы авылы мед-пункты мөдире Эльмира Ишкиняева бигрәк тә актив кеше.

Менә 15 елга якын инде ул үз вазифасын бик уңышлы башкара. Аның карамагында әле күрше Карамалы авылы халкы да. Фельдшер хезмәте җиңел түгел, аның үзенчәлекләрен шушы һөнәр буенча үзе эшләгән кеше генә аңлый. Диспансеризация үткәрү (моның өчен әле күпме язулар тутырасы бар!), мәктәп укучыларына, балалар бакчасына йөрүче сабыйларга прививкалар ясау, йөкле хатыннарны, яңа туган балаларны күзәтү — бу Ишкиняева башкарган хезмәтнең бер өлеше генә әле. Карлы буранда да, көзге салкында да теләсә кайсы вакытта ул авылдашларының исәнлеге сагында тора.

Быел Самарада фельдшерлар курсында укып йөргәндә Эльмира ханым белән якынрак танышырга насыйп булды. Ул әдәбият, сәнгать белән дә кызыксына икән. Каһарман шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның иҗатына гашыйк булып, аның шигырьләрен яттан укый. Әле быел гына нәшер ителгән (авторы — “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать ага Әһлиуллин) “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган китапны да укырга өлгергән инде.

Җыр-моңга да гашыйк Эльмирабыз. Шуңа авыл Мәдәният йортында бер генә чара да аңардан башка үтми. Ул Пох-вистнево районының Гали авылында үткәрелүче “Халкым минем” фестивальләрендә дә даими катнашып тора. Исегездә булса, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланганында хезмәттәшем Фатыйх Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасын яттан укып, беренче урынны яулаган иде. Ә быел бу фестивальдә Габдулла Тукайның “Туган авылым” шигыренә язылган җыр башкарып, Эльмира диплом белән бүләкләнде.

Җиңел атлетика буенча дөнья чемпионы исеменә лаек булган өлкән яшьтәге якташыбыз Василий ага Матвеев районыбызда ел саен йөгерү буенча ярышлар уздыра. Эльмирабыз ике ел рәттән катнашып, үз яшендәгеләр арасында икенче урынны алды.

Кайдан ала ул шул кадәр энергия, көч — бу безнең өчен сер. Ә бит Эльмира бер ялгызы өч бала үстерә. Уллары Раиль һәм Риналь әле кечкенәләр, ә менә кызы Резедә Похвистневоның медицина училищесенда укый. Димәк, аңа да Эльмира ханым үрнәк була алган, үз һөнәренә карата мәхәббәт уяткан. Камышлы районы администрациясе, үзәк хастаханә җитәкчелеге дә аның хезмәтен югары бәяли. Эльмира Ишкиняева 15 ел эчендә күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Без, хезмәттәшләре дә, аның белән горурланабыз һәм яшь белгечләргә үрнәк итеп куябыз.

Нурания АБЗАЛОВА.

Байтуган авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1166

Комментирование запрещено