Авыл киләчәге яшьләр кулында

Каюмов1

Илдар МИНҺАҖЕВ һәм Илназ КАЮМОВ (сулдан уңга).

Авылларда калган хезмәт сөючән яшьләре арасында Камышлы районының Иске Ярмәк егете Илназ Каюмов та бар.

Көн салкын, җилле булуга карамастан, мин аны кырда “К-700” тракторына утырып, җырлый-җырлый көнбагыш чәч-кән чагында очраттым. Ә аның авылдашы Илдар Минһаҗев чәчкечкә орлык салып тора иде. Мин Илназ белән бераз сөйләшеп алырга өлгердем.

- Әтием Илшат Каюмов күп еллар инде игенчелек белән шөгыльләнә. Мин дә яшьтән аның кул арасына кереп, механизатор булып эшли башладым. Шуның өчен бу һөнәр миңа якын да, кадерле дә. Үткән көзне армиядә хезмәт итеп кайткач та, яңадан үземнең шул яраткан эшемә алындым.

Без көнбагыш кына түгел, арпа, солы да чәчтек, карабодай да чәчәчәкбез. Уҗым бодаебыз да бик матур кышлады, хәзер күкрәп үсеп утыра.  Үзеңнең хезмәт җимешләреңне күргәч, күңел күтәрелеп китә, тагын да тырышып эшлисе килә башлый.

Җир гомер-гомергә туендыручыбыз булган, ул кешене ашата да, яшәтә дә.

Каюмов1

Илдар МИНҺАҖЕВ һәм Илназ КАЮМОВ (сулдан уңга).

Үзем кебек яшьләргә: “Китмәгез туган нигезләре-гезне ташлап, калыгыз авылда! Без аны яшәтер, ата-бабаларыбыз эшен дәвам итәр өчен биредә бик кирәк. Татар авылларының матур киләчәге — безнең кебек яшьләр  кулында”, — дип әйтәсем килә, - диде ул.
Әңгәмәбез тәмамлангач, егет-ләр бисмиллаларын әйтеп тагын эшкә тотындылар. Аларга зур уңышларга, теләгән теләкләренә ирешергә язсын иде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1116

Комментирование запрещено