Камышлы районының Иске Ярмәк авылы китапханәсе, мәктәп һәм Мәдәният йорты берләшеп һәр елда тәрбия һәм укыту эшләре буенча план төзи.
“Шул вакытта мин кулыма китап алам”… Бу үлемсез юллар Габдулла Тукайның “Китап” шигыреннән алынган. Әйе, 130 ел элек балалар бик кызыксынып китап укыганнардыр. Ә хәзерге заманда алар интернет пәрәвәзендә чәбәләнәләр. Анда нәрсә генә юк! Тик матур әдәбият эзләп керүчеләр генә бик сирәк. Күп очракта балалар анда уйный, аралаша, кирәкмәгән нәрсәләр күрә һәм өйрәнә…
Ләкин тик китап кына гасырлар буе кешелек җыеп туплаган белем багажын буыннан-буынга күчереп бара ала. Ничек аларны китап укырга, үзенә кирәк тема буенча эшләргә, роман яисә хикәядә тасвирланган югары хисләрне күрергә, геройлар өчен кайгырырга һәм шатланырга, матур мөнәсәбәтләрне тоемларга өйрәтергә?
Күп вакыт хөкүмәт орган¬нары, аерым җитәкчеләр ки¬тапханә ролен аңлап та җиткермиләрдер. Ләкин дөнья бит ул акчага гына корылмаган, “байлар да елый”, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Китапханә, күп очракта, баланың күңел кылларын тибрәтерлек, үз-үзенең барлыгын аңларлык бердәнбер урын була ала, чөнки урам — куркыныч, мәктәп — артык таләпчән, ә ата-аналар — үз эшләре белән мәшгуль.
Шуны аңлап, Камышлы районының Иске Ярмәк авылы китапханәсе, мәктәп һәм Мәдәният йорты берләшеп һәр елда тәрбия һәм укыту эшләре буенча план төзи. Ә уку елы ахырында йомгак ясала.
Мәсәлән, Яңа ел бәй¬рәменнән соң гына да биредә китап белән кызыксыну тудырырлык бик күп чаралар уздырылды. Апрельдә 1 – 4 сыйныф укучылары өчен “Космоска сәяхәт” уены, ә мәктәпкәчә яшьтәгеләргә “Исәнме, китап иле!” дип аталган экскурсия оештырылган иде. Анда нәни балалар да, китапханә кунаклары да, укучылары да катнашты.
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган әдәби кичәне Иске Ярмәк авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Әлфия Баһаутдинова әзерләгән иде. Бу көнне китапханәгә килүчеләр бөек шагыйребезнең иҗатын искә төшерделәр, шигырьләрен тың¬ладылар, үзләре дә шигырь сөйләделәр.
“Китап уку төннәре” бөтен җирдә модага кереп барганда, Иске Ярмәк китапханәсе читтә тора алмый бит инде. “Библионочь-2016» — аеруча матур чара. Караңгылык, серле шәмнәр һәм шигърият… Әлбәттә, бу төнне викториналар да булды, чәй өстәле тирәсендә әдәбият, сәнгать турында сөйләшүләр дә…
Сугыш тәмамлануга багышланган чаралар арасында иң күренеклесе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акцияседер, мөгаен. Муса Җәлилнең “Маобит дәфтәрләре”, Валентин Катаевның “Сын полка” повес-те, блокадалы Ленинградта ачлыктан, суыктан интеккән Таня Савичева көндәлегендә язылган хакыйкать җан өшеткеч булса да, без илебез тарихының бу шомлы чорын да яхшы белергә тиеш.
Авылыбызда Әлфия Баһаутдинова, Рәхилә Сәхабетдинова, Зөһрә Кәримова, Венера Әхмәтҗанова, Алсу Әхмәтҗанова кебек тел һәм әдәбият белгечләре булганда балаларыбыз интернет пәрәвәзендә адашмаслар.
Наил ГАЛИМУЛЛИН,
Иске Ярмәк авылының Мәдәният йорты директоры.
Просмотров: 1114