Мәшһүр җырчыларның исемнәрен мәңгеләштерү — Татарстан белән Түбән Новгород өлкәсенең уртак проекты
Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда татар җыр сәнгате мәшһүрләре – Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевка бюстлар ачылырга тиеш. Өлкә татарларының “Туган як” газетасы хәбәр итүенчә, вакыйга 15 июльгә билгеләнгән. Бу көнне өлкәдә XVI федераль Сабан туе үткәреләчәк.
Тантана программасында митинг, Ваһапов фестиваленең бәйрәм концерты, якташлар концерты планлаштырылган. Концертта Зөһрә Сәхабиева-Бигичева, Хәлидә Бигичева, Илһам Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Фердинанд Сәлахов, Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев, Гөлсирин Абдуллина һ.б.лар катнашачагы әйтелгән.
Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевка бюстлар ачу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцевның зур ярдәме һәм өлкә татар конгрессы, Кызыл Октябрь районы хакимияте, ТРның Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла.
Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов шушы тантанага әзерлек эшләре турында “Татар-информ” МА вәкиле сорауларына җавабында, Татарстан бюстлар ясау чыгымнарын тулысынча каплый, диде.
“Казандагы С.Сәйдәшев, Б.Урманче, Г.Державин һәйкәлләрен иҗат иткән күренекле татар скульпторы Мәхмүт Гасыймов Ваһапов һәм Бигичев бюстларын әзерләде. Проектның архитекторы – шулай ук танылган оста белгеч Герман Бакулин. Хәзерге вакытта Екатеринбургта бюст кою эшләре бара, июль башында алар Уразавылга кайтарылырга тиеш. Өлкә губернаторы ярдәме белән Уразавылда булачак һәйкәл территориясен әзерләү эшләре график буенча бара – һәйкәл куюда бернинди проблема юк. Тантанага Татарстан Президенты белән Түбән Новгород өлкәсе губернаторы килүе көтелә”, — дип сөйләде Р.Фәттахов.
15, 16 июльдә Түбән Новгородта XVI федераль Сабан туе булуын искәртик. “Ил күләмендә Сабан туе уздырылачак урыннан 200 чакрым диярлек ераклыктагы Уразавылга шундый олы җитәкчеләрнең килүенә бик үк ышанып булмый. Район үзәгендә гамәлдәге төп мәдәни-социаль объектларны тәртипкә китерү өчен дә вакыт аз”, — дип борчылуын белдерде Түбән Новгород өлкәсе төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Рәзилә Әхмәдуллина бу мәсьәләдә.
Рифат Фәттахов исә, Уразавылда төзекләндерү-матурлау эшләре башкарыла, әйтик, район Мәдәният йортын, китапханәне, район мәгариф бүлеге (РОО) бинасын ремонтлау бу көннәрдә бөтен көченә бара, шушы көннәрдә эшләр төгәлләнәчәк, ди. Өлкә исәбенә Уразавылның үзәк урам юлларына асфальт җәеләчәк. Гомумән, без тантанага кадәр каралган эшләрне өлгертәчәкбез, атна саен район хакимияте дә җыелыш уздыра, эш контрольда, дип раслый ул.
“Халкыбызның мәшһүрләренә Татарстанда да, Түбән Новгородта да игътибар бик зур – бу шушы ике төбәкнең уртак проекты. Мин финанс ягыннан тәэмин ителешне дә, оештыру эшләрен дә күздә тотып әйтәм. Гомумән, Татарстанның халык артистларына һәйкәл ачылуы – ул бөтен татар дөньясы өчен олы вакыйга”, — диде Р.Фәттахов.
Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев бюстлары Уразавыл мәдәният йорты кырында ике аерым постаментка куелачак. Шушы паркта киләчәктә башка мәшһүр якташларыбыз – язучы Кави Нәҗми, тарихчы-галим, шәрык телләре белгече Хөсәен Фәезханов, рәссам Лотфулла Фәттахов, шулай ук спортчылар, сугыш һәм хезмәт геройлары бюстларын да куеп булыр иде, ди Рифат Фәттахов. Ул, Уразавылда атаклы якташларга багышланган тулы бер тарихи-мемориаль комплекс булдыру перспективасы бар, дип, проектның дәвамчан булачагына ишарәләде.
“Дөресен әйткәндә, башта Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевка багышланган зур гына һәйкәл куярга иде исәп, аннары киңәшә торгач, аерым бюстлар куеп, территорияне тарихи-мемориаль комплекс итү отышлы дип килешенде. Милли хәрәкәттәгеләр җанланып китеп, шундый тәкъдимнәр әйткәннәр иде иде. Гомумән, бу данлы кешеләргә бай төбәк. Түбән Новгород өлкәсенең ул районы 5 Советлар Союзы Герое белән дә горурлана. Уразавылның үзенчәлеге аның Түбән Новгород татарларының тарихи-милли үзәге булуда”, — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше Рифат Фәттахов.
Просмотров: 1147