Сколько стоит крупнейший ифтар в России? / Республика ифтары: кайчан, ничек, күпме? (ВИДЕО)

Президент Татарстана Рустам Минниханов на республиканском ифтаре (Фото: архив)

Президент Татарстана Рустам Минниханов на республиканском ифтаре (Фото: архив)

Муфтият Татарстана и ассоциация предпринимателей мусульман России выделят 10 миллионов рублей на проведение республиканского ифтара в Казани, организаторами которого являются.

Крупнейшая в России трапеза вечернего разговения состоится 22 июня на стадионе «Казань Арена», сообщает «Татар-информ».

Организаторы ифтара намерены поставить в этом году новый рекорд по числу участников. На мероприятие приглашены 10 тысяч человек, что вдвое больше прошлогоднего показателя.

Гостями ифтара, в частности, станут малоимущие, дети-сироты и люди с ограниченными возможностями здоровья.

islamnews.ru

* * *

Республика ифтары вакытында футбол кырын махсус исә махсус япмалар белән капларга җыеналар. Гомумән, масштаблы дини чарага 10 млн сум тирәсе акча тотарга исәплиләр. Кунакларны чит илләрдән дә көтәләр…

Бу хакта республикакүләм ифтарны оештыручылар шәхсән үзләре хәбәр итте. Мәгълүм булганча, 22 июнь көнне IV республикакүләм ифтар оештырылачак. “Казан Арена” стадионында узачак авыз ачу мәҗлесенә ун меңләп мөселман җыелыр дип көтелә. Гәрчә футбол кырында намаз укылачак икән, дигән хәбәр күпләрне аптырашта калдырса, газонга зыян килмиячәк, дип ышандыра “Казан Арена” стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов.

Казанда дүртенче тапкыр оештырыла торган ифтарга Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән дә кунаклар чакырылган. Күмәк намаз уку стадион эчендә, ягъни футбол кырында узачак. «Спорт уеннары барышында газонда 22 кеше сәгатьләр буе чаба, ә ифтарга килгән кунаклар футбол кырына намаз уку өчен аяк киемсез басачак бит. Газонга зыян китерәчәкләр дигән фикер һич кенә дә дөрес түгел. Без махсус япмалар белән газонны каплыйбыз. Саклау япмаларын өч көнгә кулланырга мөмкин (анда йөгереп йөрергә, биергә дә була), фәкать дүртенче көнне генә алган очракта да яшеллеккә хилафлык килми. Ә без монда ярты сәгатькә генә ябып торачакбыз бит”, – ди стадион директоры Радик Миңнәхмәтов.

атарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдергәнчә, хәзерге вакытта республика күләмендә узачак чарага 8 меңләп чакыру билетлары таратылган. Ифтарга чакырылучылар арасында күпгаиләле, социаль яктан яктан якланмаган дин кардәшләребез, шулай ук «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә курслар узучылар, ятимнәр, республикабызның төрле районнарының дин әһелләре дә чакырылган.  Ифтарда катнашырга теләүчеләр Татарстан Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итә ала.

“Казан Арена” стадионы авыз ачарга килүчеләрне 18.00 сәгатьтә кабул итә башлый. 19.00 сәгатьтә мәдәни-дини программа эшли башлаячак. Республиканың абруйлы дин эшлеклеләре, белгечләре чыгышы, артистларыбыз мөнәҗәтләр башкарачак. Танылган җырчыбыз Филүс Каһиров әлеге көнгә багышлап махсус мөнәҗәт өйрәнгән. Шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән мөнәҗәт әйтүләрнең дә чыгышлары көтелә…

Бер урында ун мең кешене ризыкландыру саваплы гамәл булса да, шактый катлаулы булачак. Шуңа күрә ифтарга волонтерлар да күпләп җәлеп ителә. Хәзерге вакытта 690 волонтер әлеге кичтә хезмәт күрсәтергә ризалык биргән.

Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Айдар Шаһимәрдәнов: «Мондый күләмле чараларны беренче ел гына оештырмыйбыз. Аллага шөкер эшкуарларыбыз төрлесе төрлечә ярдәм кулы сузарга әзер. Кемдер акчалата, кемдер ризыклата ярдәм күрсәтә. Авыз ачу мәҗлесендә пылау, җиләк-җимеш, ит ризыклары һ.б. булачак. Стадионга 10 мең литрдан артык су гына да китереләчәк”.

Ифтар тәмамлангач, халыкны якындагы мәчетләргә кадәр автобусларда илтү дә оештырылачак.

intertat.ru

Просмотров: 1061

Комментирование запрещено