Самараның «Яктылык» татар мәктәбе беренче көненнән үк үзенең көчле бию коллективы белән танылды. Безнең укучылар шәһәр бәйрәмнәрендә дә, милли чараларда да, фестиваль-конкурсларда да катнашып, призлы урыннар алып киләләр. Берничә ел элек безнең мәктәпнең “Йолдыз” бию төркеменә Польша татарларының Сабан туенда чыгыш ясарга һәм шунда Санкт-Петербургка сәяхәтнамә белән бүләкләнеп, аны да күреп кайтырга насыйп булган иде.
11нче сыйныф укучысы Салават Хәкимов һәм 10 сыйныф укучысы Әдилә Рәхимова да “Йолдыз” бию төркеменә йөриләр. Бигрәк тә үткән елгы “Татар балалары җырлый” фестивале истә калырлык шәп булды. Анда Әдилә Рәхимова башлап биегән “Ана сагышы” биюе бөтен тамашачыларны да тетрәндергән иде. Салават Хәкимов та бик талантлы егет. Ул бии дә, өздереп җырлый да, “Идел” халык эстрада коллективында да шөгыльләнә. Менә нәрсәләр сөйләделәр алар миңа:
- Сез татар халык биюләре белән күптән шөгыльләнәсезме?
Салават:
- Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә кергәннән бирле. Без Камышлыдан күчеп килдек һәм мин биредә 2нче сыйныфтан укый башладым. Бию төркеменә әнием Айгөл Әсфировна бирде (ул “Яктылык” мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли). Башта үземнең әллә ни зур теләгем юк иде. Ләкин ташламадым. Тора-бара Инзилә Ралифовна үткәргән репетицияләрне көтеп ала башладым. Сыйныфтан-сыйныфка күчә-күчә бию серләренә төшендем. Бигрәк тә Польшадан кайтканнан соң биергә яратуымны аңладым.
Әдилә:
- Ә мин бию түгәрәгенә “Яктылык” мәктәбенә укырга кергәч тә йөри башладым.
- Ни өчен бию түгәрәген сайладыгыз? Безнең мәктәптә көрәш, тегү-чигү, тарих һәм башка түгәрәкләр дә бар бит.
Әдилә:
- “Әпипә”гә ни җитә, дигәндәй, бертуган абыем Раил, шушы мәктәптә укыганда, бию түгәрәгенә йөри иде (ул хәзер институтта укый һәм әле дә яраткан шөгылен ташламый). Мин дә аның кебек биергә теләп, түземсезлек белән мәктәпкә керүемне, бию түгәрәгенә йөри башлавымны көтә идем.
- Кайсы биюне аеруча яратып башкарасыз?
Салават:
- Миңа барысы да ошый. Һәр бию үзенчә кызыклы, әһәмиятле. Һәркайсының үз мәгънәсе, эчтәлеге, тарихы бар.
Әдилә:
- Безнең хореографларыбыз Инзилә Гыйззәтуллина, Алия Сурина, Рәшит Гыйззәтуллин куйган бөтен биюләр дә күңелемә хуш килә.Чөнки алар дәртле, матур хәрәкәтле. Шулай да, аеруча нык ошаганнары да бар. Мәсәлән, “Зәкә-зәкә” биюе. Аны биегән саен биисе килеп тора, бер дә туйдырмас кебек тоела. Халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган, күңелләрне дәртләндерә торган ”Ярмәк вагы” да үзенчәлекле, башкалардан аермалы. Тамашачы аны ниндидер дулкынлану белән, яратып кабул итә. “Болгар мирасы” вальсын да бик яратам. Чөнки вальс өйрәнү — минем балачак хыялым иде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичәдә патриотик темага багышланган “Ана сагышы” биюен халык та бик җылы кабул итте, мин үзем дә аны тирән тойгылар белән башкардым. Балаларын сугышка озаткан ана кайгысы, баласын югалту сагышы тамашачыларны нык дулкынландырган, күрәсең. Концерттан соң күп кешеләр миңа бу турыда әйттеләр. Алар гына түгел, үзем дә күңелемә якын алдым мин аны.
- Яраткан хореографларыгыз кем һәм аларның эшенә мөнәсәбәтегез ничек?
Салават:
- Минем хореографларым Инзилә Ралифовна, Алия Минәхсәновна. Кайбер биюләрне Рәшит абый Гыйззәтуллин да әзерләде. Алар барысы да техник яктан бик оста куючылар. Икенчедән, бик тә тәҗрибәле остазлар. Алар сәхнәләштергән биюләр бик матур комбинацияләрдән тора, анда өйрәнгән хәрәкәтләрне төрле көй астына салып биергә була.
Әдилә:
- Хореографларыбыз биюләребезгә яңа элементлар өстәп торып, безне кызыксындыра беләләр. Даими рәвештә яңа бәйгеләр турында хәбәр итеп, гел сәхнәгә чыгарып торалар. Алар бик яхшы мөгаллимнәр, бөтен күңелләрен биреп эшлиләр, безне дә шул бию иленә кертеп, бөтен серләренә төшендерә беләләр.
- Чыгыш ясаганда нинди хисләр кичерәсез?
Салават:
- Сәхнәгә чыгар алдыннан бию элементларын онытмасам ярар иде, дип бик дулкынланам. Абынып китүләр, ялгышлар булмасын өчен, яңа сәхнәдә репетиция ясап алырга, сәхнәне тоеп өлгерергә кирәк. Ә инде чыгыш вакытында бию таләп иткән тойгыларны гына кичерәм, чөнки бию аша алар тамашачыга да барып ирешә.
Әдилә:
- Сәхнәдә вакытта башка нәрсәләр турында уйлау тыела да бит әле. Бары тик бию генә күз алдында булырга тиеш. Һәр биюне беренче тапкыр башкарган кебек булам. Остазларыбызны да уңайсыз хәлдә калдырасы килми. Аларның тырышлыгы да, үзебезнең репетицияләр дә бушка китмәсен дип, бөтен чыгышларымда зур җаваплылык хисе кичерәм мин.
- Репетицияләр вакытында нык арыйсыздыр инде?
Салават:
- Арыта, билгеле. Ләкин шушы вакытта мин эмоциональ яктан ял итәм.
Әдилә:
- Бию түгәрәгенә мин бик теләп йөрим, репетиция вакытында үзем өчен ачышлар ясыйм, дөнья мәшәкатьләре турында бөтенләй онытып җибәрәм.
- Мәктәп шундый дөнья бит ул. Үсәбез дә китәбез. Бездән соң яңа буын биючеләр килә. Сез аларга нәрсә әйтер идегез?
Салават:
- Дөресен әйткәндә, белмим. Бәлки, сәхнәгә чыгар алдыннан күнегүләр ясап алырга кирәктер? (Көлә).
Әдилә:
- Бии башлаганнар икән, туктамасыннар. Мәктәп еллары — иң бәхетле, онытылмаслык вакыт бит ул. Бар җирдә дә өлгерергә, күп нәрсәгә өйрәнергә, тырышып укырга, үзеңнең нәрсәгә сәләтле икәнеңне аңларга кирәк. Шунда гына тормышның ямен тоя башлыйсың. Бервакытта да остазларың әйткәнне онытырга ярамый. Аларның тырышлыгы белән генә “Йолдыз” театры коллективы искитәрлек дус, тату, бердәм һәм уңышлы яши.
Әлфия Шәрифуллина, “Яктылык” татар мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.
Просмотров: 1238