Җәй айларын мин сагынып көтеп алам. Чәчәкләрен, җиләк-җимешләрен җыярга яратам. Менә бәрәңге бакчалары уталып бетте, барлык яшелчәләрне дә утырттык инде. «Урманга барып кайтыйм әле», - дип өйдән чыгып киттем. Аның матурлыгы, хуш исле чәчәкләре, сандугачларның сайравы турында язып торасы да юк инде….
Болыннарда билдән печән дә өлгергән. «И-и-их, шуларны чабасы иде», — дип йөргәндә, чалгы янаган тавыш ишеттем. Бара торгач, ни күрим, 78 яшьлек күршем Гакыйль абый чалгы тотып печән чаба.
Хәзер болыннарда чалгы янаган тавышлар ишетелми диярлек инде, аны күптән моточалгылар алыштырды. Күпләр печән чабып та мәшәкатьләнми, аның әзерен сатып алуны кулай күрә. Урманда башка беркем дә күренми, Гакыйль абый гына кулына чалгы алган!
Гакыйль Камил улы Сәлахов 1938 елның 20 сентябрендә дөньяга килә. Чулпан авылында биш балалы гаиләдә үсә. Егет булып җитлеккәч, өйләнү мәсьәләсе килеп баса. Рәисә Шәмсетдин кызын үзенә гомерлек яр итеп сайлый. Пар ике ир-бала тәрбияләп үстерә.
Шулай матур гына тормыш иткәндә, 1998 елда, кызганычка, Гакыйль абыйның тормыш иптәше каты авырудан якты дөнья белән хушлаша. 2015 елның апрелендә күршем Асия апага кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Никах укытып, шуннан бирле тормыш итәләр алар.
Хезмәт ветераны Гакыйль абый 26 ел стройконторда слесарь һәм механик булып эшләгән. Бүгенге көндә, олы яшьтә булуына карамастан, үз йортында маллар — ике угез, тавыклар — асрый. «Ник соң шулай азапланасың?» - дип сораган идем. «Үзең асрап үстергән малның ите бик тә тәмле була», - дип җавап кайтарды.
Минемчә, мал асрау - Гакыйль абыйның яшәргә омтылышы, тормыш арбасыннан төшеп калмаска тырышуы да әле. Хәрәкәттә бәрәкәт бар бит. Аның өчен йортындагы маллары хайван гына, ит-сөт чыганагы гына түгел шул. Алар хуҗаларын хәркәттә тотучы бер көч, тылсым.
Гакыйль абый белән Асия апай печәннәрен «Жигули» машинасында ташыйлар һәм йортлары каршында әйләндергәләп торып киптерәләр… Исең-акылың китәрлек мондый хөрмәтле, тырыш авыл хезмәтчәннәренә. Алар — җәйнең бер көне ел туйдыра дигән сүзләрнең мәгънәсен чын-чынлап аңлаучылар бит!
Samtatnews.ru порталы өчен Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1546
Я иногда мечтаю вспять время повернуть,
Не для того чтоб что-то в прошлом зачеркнуть,
А воскресить минуты, что в памяти храню,
Что б позабытым счастьем наполнить жизнь свою.
Когда я читаю ваш сайт, вспоминаю с.Мулловку, как мы с мамой каждое лето ездили к родственникам! Извините «Ностальгия».
Зайнап! Огромное спасибо!