Айсылу ӘБДИЕВА: «Бабаларыбызны Кызыл мәйданга алып чыгыйк!»

9 май Айсылу122 июнь — хәтер һәм сагыш көне

Бөек Җиңү бәйрәме елдан-ел яңа төсмерләр алып, сугыш афә-тен күргән ветераннарны да, бабаларының батырлыгы белән сокланган яңа буын кешеләрен дә мәйданнарга ташкын итеп чыгара. Россия халкы машиналарына георгий тасмалары һәм сугышта катнашкан туганнарының портретларын элеп тә, “Үлемсез полк” та катнашып та, нәни балаларны солдат киеменә киендереп тә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына чәчәкләр тапшырып та фашизмга карата тискәре мөнәсәббәтен күрсәтергә тырыша.

9 Май бәйрәме җиткәндә социаль челтәрләрдә дә бу темага бик тә кызу фикер алышу бара. Шулай аралаша торгач, “Үлемсез полк”та катнашырга теләүче татарларны бер тирәгәрәк җыю максаты белән без, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчылары Айсылу Әбдиева һәм кызым Гүзәл Курмаева, социаль челтәрдә берләшергә кирәк, дигән фикергә килдек һәм бик күпләр белән языша башладык. “Үлемсез полк”та катнашырга теләүчеләрнең иң зур проблемасы — сугышта һәлак булган туганнарының фотосурәтләре сакланмавы яисә бик начар хәлдә булуы. Дөрес, хәзерге компьютер программалары бик начар фотосурәтне дә яңарта ала.

Бу акциягә безнең төркем-дәге бер кеше дә битараф калмады. Мәйданга чыккач без шуны аңладык – бу акция һәркемнең шәхси истәлеге генә түгел, ул милләтебез хатирәсе дә, яшь буын кешеләрен тәрбияләү чарасы да булып тора.

9 май Айсылу1

Айсылу Әбдиева оныгы белән һәм быелгы “Үлемсез полк”та катнашкан татарлар.

Шулай булгач, киләчәктә без, татарлар, Мәскәү мәйданнарына чыгарга да, Владимир Путин белән бер сафта үтәргә дә хак-лы, дигән идея туды һәм без, озакка сузмыйча, “Үлемсез полк — 2017” акциясенә күтәреп чыгачак транспарантыбызның эскизын ясарга керештек.

Бу инициативабызны хуп-лаучылар sulukai@mail.ru элек-трон почтасына үзләренең ту-ганнарының фотосурәтләрен җибәрә алалар.

Айсылу ӘБДИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1125

Один комментарий

  1. Уже после 9 Мая было принято решение установить на территории нашего предприятия ООО «ПромИндустрия» в Набережных Челнах мемориальный стенд «Бессмертный полк», на котором его сотрудники могли бы вывесить фотографии своих предков – участников Великой Отечественной войны. К настоящему времени стенд изготовлен, идет работа по подбору фотографий (прямо скажем, не у всех сотрудников нашего предприятия они сохранились). Стенд будет установлен в наиболее значимом месте с тем, чтобы каждый сотрудник, проходя мимо, мог видеть лица героев, в том числе своих предков, защищавших нашу Родину. Думаю, что такой формат позволит сохранить память о них как можно дольше. При необходимости мемориальный стенд «Бессмертный полк» будет расширен.