Балакаем синең үлгәнгә,
Матур җирдән сине алып китеп
Җир астына илтеп күмгәнгә.
Сулар алып китте гәүдәңне,
Озак агып бардың, батмадың,
Гуя иңнәреңнән тотып барып
Фәрештәләр сине саклады.
Батмасаң да җаның чыкты суда,
Яр читенә алып салдылар,
Яхшы кешеләр күпме тырышса да
Сиңа өреп җан кертә алмадылар.
Син Ходайга бик ышана идең,
Җәннәткә дә бик нык ышандың.
Бу дөньяның гаделсезлеген күреп,
Анда яхшыдыр, дип уйладың.
Шифаханәләрдә бик күп яттың,
Тик файдасы гына тимәде.
Башыңны да ярып карадылар,
Тик исәнлек кенә килмәде.
Күңелең синең нинди изге иде,
Бөтен туганнарны яраттың,
Барысының да туган көнен белеп,
Күпме күчтәнәчләр тараттың.
Усал кешеләрне яратмадың,
Начарлыгын әйттең битенә,
Яхшыларны — яхшы, диеп әйттең,
Яраттылар алар сине дә.
Намазны да иртә өйрәндең син,
Мәктәптә дә яхшы укыдың.
Унсигездә алып китте чирең,
Газапларда безне калдырдың.
Еллар үтте, күз яшьләре кипте,
Инде үзем намаз укыймын.
Калган балаларым исән булсын диеп,
Бер Ходайдан көн дә сорыймын.
Яткан урының, балам, йомшак булсын,
Фәрештәләр яннарыңда булсын,
Караңгы гүрләрең якты булсын,
Урыннарың оҗмахларда булсын.
Ничә еллар үткәч кенә
Көчем җитте каләм алырга,
Бер Ходаем туземлекләр бирсен —
Барыбызга да шунда барырга.
Галия САБИТОВА.
Яңа Ярмәк авылы.
«Камышлы хәбәрләре».
Просмотров: 1294