Аларның батырлыгын мәңге онытмабыз

22.0622 июньдә меңнән артык самаралы Дан мәйданында җыелып, “Кайгылы Ана” горельефы һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйды. Чарада регион башлыгы Николай Меркушкин, Бөек Ватан сугышы ветераннары,  депутатлар, өлкә хөкүмәте, Халыклар дуслыгы йорты, милли иҗтимагый берләшмәләр һәм төрле оешма вәкилләре катнашты.

Халыкка мөрәҗәгатендә губернатор Николай Меркушкин бу көнне Ватаныбыз өчен үз гомерләрен аямыйча сугышкан якташларыбызны искә алуыбызны ассызлыклады. “Фронтка өлкәбездән киткән ярты миллионга якын кешенең яртысы сугыш кырында ятып калган. Аларның батырлыгы мәңге хәтеребездә сакланачак,” - диде ул.

Чара бер минут тынлык һәм залп бирү белән тәмамланды.

Наилә ХӘМИТОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1190

Комментирование запрещено