Татарстанның “Kazan-Arena» стадионында IV республика ифтары булып узды. Чара 10 меңгә якын кешене җыйды. Россиядәге иң киң күләмле ифтарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның һәм чит төбәкләрдән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Алар арасында Самара өлкәсеннән килгән дин әһелләре дә бар иде.
Мәҗлескә чакырылганнар арасында мохтаҗлар, ятим сабыйлар, күп балалы, аз керемле гаиләләр шактый булды.
Кунакларны Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Аннан соң күренекле дин әһелләре вәгазьләр сөйләделәр.
Танылган сәнгать һәм дин эшлеклеләре Филүс Каһиров, Илгиз Шәйхразиев, Мөхәммәд Шәфи һәм Абу Яхья, Ильяс Халиков мөнәҗәтләр әйттеләр.
Кояш байый башлау белән ифтар кунаклары стадион газонына төштеләр. Иң элек Бөек Ватан сугышы корбаннары рухына дога кылынды, алар турында хәтер яңартылды. Су белән авыз ачкач, җәмәгать намазы башланды. Аны стадион урындыкларында утырып укучылар да булды.
Намаздан соң мәҗлес башланды. Озын итеп берничә рәткә тезелгән өстәлләргә куелган өч-почмак, чәк-чәк һәм башка камыр ризыкларыннан, тәм-томнардан, җиләк-җимеш, сулардан һәм чәйдән тыш, ризык кеше саен аерым да өләшенде. Махсус савытларга пылау, кыяр белән помидор, казылык, йөзем, хөрмә һәм сары җимешләр салып бирделәр.
Ләйсән Исхакова.
(“Татар – информ”мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе).
КОНТЕКСТ:
В Казани прошел самый массовый ифтар в России / Казанда Русиянең иң зур ифтары узды (ВИДЕО)
Просмотров: 1365