Камышлының социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ифтар мәҗлесе уздырылды (ФОТОСУРӘТЛӘР)

OLYMPUS DIGITAL CAMERAМөселманнарның Аллаһы Тәгаләгә якын булырга тырышып, ураза тотып, изге гамәлләр кылып яши торган Рамазан ае да узып бара инде. Шул уңайдан Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Чарага оешмабызның ветераннары һәм үзәктә эшләп килгән түгәрәкләрдә-секцияләрдә актив катнашучы апалар чакырылган иде.

Әлеге изге гамәл, ягъни авыз ачу мәҗлесе шушы үзәктә эшләүче ханымнарның садакаларына оештырылды. Өстәлләрдә нинди генә ризык юк иде! Төрле-төрле җиләк-җимеш, салатлар, бәлешләр — болар барысы да Аллаһының нигъмәтләре һәм үзәктә эшләүче ханымнарның куллары белән пешерелгән ризыклар.

Кунакларыбызның берсе дә буш кул белән килмәде. Бизәкләп ясалган бәлешләрне Әклимә Бакир кызы Мөнирова, кош телләрен, тозлы карбызларны Галимә апа Әхмәтшина, балан бәлешләрен Зәйнәп апа Гомәрова алып килделәр. Миңсылу апа Сәфиуллина да урман җиләкләрен җыеп килгән иде.

Авыз ачып, ризыклар белән сыйлангач, Назыймә апа Мансурова һәм Әнисә апа Инсапова Коръән аятьләрен укыдылар. Барлыр мәетләребезнең рухларына догалар кылынды, шушы табында утыручыларга хәерле гомер, күркәм хезмәт, ил-көннәребезгә иминлек теләнде, садакалар таратылды.

OLYMPUS DIGITAL CAMERAOLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA
Бу инде ашап-эчеп кенә утырган мәҗлес булмады, күрешеп, хәл-әһвәл сорышу, аралашу, бер-берсе белән серләшү кичәсе дә иде.

Барлык апалар исеменнән табынны әзерләп, олылырның күңелләрен күргән хезмәткәрләргә, аларның җитәкчесе Наилә Таһир кызы Габидуллинага ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре әйтелде. «Эшләрегез уң, йөзләрегез якты, кылган гамәлләрегез изге һәм саваплы булсын», диелде.

Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Рушания ДИНДАРОВА.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1230

Комментирование запрещено