Сугышта һәлак булган батырларны искә алдык… / Ветераннарны искә алдылар

8ekIfwVBSCQ22 июньдә Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы клубын иртән-иртүк ачтык.  Бирегә авылыбызда яшәүче апалар, хатын-кызлар һәм мәктәп укучылары килделәр. Бергәләп сугышның афәтләрен, олылар кичергән хәсрәтләрне, ветераннарны искә алып, сөйләшеп утырдык.

1941 елның 22 июнендә немец армиясе СССР территориясенә басып керде һәм Бөек Ватан сугышы башланды. Анда дистәләрчә миллион совет гражданы һәлак булды.

Ул вакытта, моннан 75 ел элек, тыныч тормышта яшәүче кешеләргә үз җирләрендә яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Сугыш чоры ул – кайгы һәм дан еллары. Шөкер, безнең халык ул еллардагы сынауларны лаеклы үтте. Җиңү-берни алыштыра алмаслык югалтулар, күп язмышлар бәясе белән яулап алынды.

Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган хәрбиләрне һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны бүген дә хәтерлибез, олылап искә алабыз. Янәшәдә булган сугыш ветераннарына  һәм тыл хезмәтчәннәренә исә сәламәтлек һәм лаеклы картлык телибез. Авыр сугыш сынауларын узган кешеләр турында кайгырту – безнең бурыч һәм җаваплылык.

Без Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең иреге өчен башын салган ватандашларыбыз истәлегенә лаеклы булырга тиешбез.

8ekIfwVBSCQҮлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан! 

 Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

* * *

22 июньдә – Кайгы һәм хәтер көнендә без, Яңа Ярмәк авылы халкы, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызны искә алдык. Сәгать 11дә мәктәп укучылары, абыйлар, ак яулыклы апалар авыл клубы бинасында җыелдылар. Олылар балаларга сугыш афәтләре, бүген авылыбызда яшәүче ветераннар турында сөйләделәр.

Яңа Ярмәк авылыннан Бөек Ватан сугышына 196 кеше киткән, аларның 98се яу кырында ятып кала. Авылга әйләнеп кайтучылардан да Әбүзәр абый Сәлахов һәм Ризатдин бабай Мифтахов кына калды инде. Бүгенге көндә алар икесе дә балалары тәрбиясендә яши. Кызганыч, исәнлекләре инде бик нык булмау сәбәпле, ветераннарыбыз чарага килә алмадылар. Искә алу кичәсендә Ризатдин бабайның кызы Наилә ханым Кашапова әтисенең сугышта катнашуы турында хатирәләре белән уртаклашты.

Чарага җирле шагыйрә Гөлсинур Гафурова да чакырылган иде. Ул ветераннарга, Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган иҗат җимешләрен укыды. Укучы балалар да апалары-абыйлары алдында чыгыш ясап, Бөек Ватан сугышы темасына шигырьләр сөйләделәр.

Искә алу кичәсе Ватаныбыз өчен гомерләрен кызганмаган авылдашларыбыз рухына дога кылу белән тәмамланды.

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1210

Комментирование запрещено