Ярдәмгә – миллион сум акча

Минуахановлар гаиләсе.

Минуахановлар гаиләсе.

“Хәл итә алмаслык мәсьәләләр юк”, — дип белдергән иде дүрт ел элек Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын үти башлаган Николай Меркушкин. Һәм моның буш сүзләр генә булмавына халык төшенде дә инде.

Мөрәҗәгать итүчеләрне дикъкать белән тыңлап, шунда ук кирәк чаралар күрү, дәрәҗәсенә карамастан, гаеп-леләргә тиешле җәза бирү — мондыйны өлкә халкы моңа кадәр белми иде.

Күптән түгел Камышлы районы Иске Ярмәк авылында яшәүче Рада Минуаханова да ярдәм сорап Николай Меркушкинга мөрәҗәгать иткән. Аның гаиләсе торак урыннарын яхшырту өчен матди ярдәмгә мохтаҗ.

Минуахановлар гаиләсе Иске Ярмәккә Узбәкстанның Ташкент шәһәреннән 2008 елда кайтып урнашалар. Гаилә башлыгы Дамир шәхси сакчылык предприятиесендә хезмәт итә башлый, вакытлыча эшләрдән дә баш тартмый. Ә Рада бер-сеннән-берсе кечкенәрәк ике баласын тәрбияли.

Бераздан тагын бер балалары туа. Ана капиталы ярдәмендә Рада белән Дамир, ниһаять, өй сатып алалар. Берничә ел буе кеше йортларында яшәгәннән соң 36 квадрат метрлы бу кечкенә өй дә җәннәт булып тоела. Яшьләр мунча, сарай төзеп куялар, бакча тутырып яшелчә үстерәләр.

Тик көтмәгәндә зур кайгы килә — Дамирны инсульт аяктан ега. Аңа Середавин исемендәге өлкә хастаханәсендә катлаулы операция ясала, аннан соң ул шунда берничә ай дәвамында реабилитация үтә. Рада бу вакытта ире белән балалары арасында өзгәләнә, ике көннең берендә Самарага барып, Дамирның хәлен белеп тора. Иренең аягына басуында аның да өлеше зур.

Бераздан Раданың кабат балага узуына куанып, тормыш авырлыкларына бирешмәгән өчен Аллаһы Тәгаләнең бүләге итеп кабул итәләр. Мину-ахановларның игезәк кызлары Лола һәм Мәликә, ә үткән ел ахырында тагын бер кызлары — Карина туа.

Минуахановлар гаиләсе.

Минуахановлар гаиләсе.

Финанс яктан кыенлыклары булса да, Рада белән Дамир үзләрен бәхетле дип саныйлар. Тик алты кешегә 36 квад-рат метрда кысрык шул инде, ә яңа өй сатып алырга акчалары юк. Шуңа да Рада олы кызы белән Николай Меркушкин янына, аның кабул итү бүлмәсенә киләләр.

Губернатор аларны зур дикъкать белән тыңлап, күпбалалы бу гаиләгә бер миллион сум акча бүлеп бирергә ышандыра. Рада Николай Ивановичны кунакка чакыргач, “Бәлки, өй туегызга барып чыгармын”, — дип елмая төбәк башлыгы.

Елена ДМИТРИЧКОВА.

(“Социальная газета” хәбәрчесе).

«Бердәмлек». 


КОНТЕКСТ:

Помощь многодетной семье

Просмотров: 1198

Комментирование запрещено