Керәшен фольклор ансамбле армиягә озату күренешен сурәтләгән клип төшерде

583Интернет челтәрендә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор дәүләт ансамбленең яңа клибы пәйда булды. Ул Зөя утрау-шәһәрлегендә төшерелгән. Бу хакта “Татар-информ” МА корреспондентына ансамбльнең өлкән администраторы Екатерина Максимова хәбәр итте.

To view this video please enable JavaScript

“Татар-информ” алдан язганча, артистлар Зөя утрау-шәһәрлегендә берьюлы 3 клип төшергәннәр. Шуларның берсе — “Париж көе” җырына. Аны “Озату”, “Казак озату” дип тә атап йөртәләр. Клипта да яшь егетләрне солдатка озату сурәтләнгән. Биредә керәшеннәрнең милли киемнәрен, биюләрен дә күрергә мөмкин. Егетләр − хәрби казак киемнәреннән. Кылыч белән биюләр дә хәрби теманы чагылдыра.

Яңа клипның сценарий авторы — фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.

Иҗат төркеменең калган клиплары да якын арада тамашачылар хозурына тапшырылачак.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1165

Комментирование запрещено