Билгеле булганча, Татарстанда сугыш чоры балаларына аерым ярдәм чаралары билгеләү турында сөйләшүләр күптәннән бара. Шулай да, республиканың парламент вәкилләре фикеренчә, әлеге ярдәм чаралары һәр россияле өчен бертөрле булырга тиеш. Шуңа күрә алар Россия Дәүләт Думасына шул турыдагы закон чыгару инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә уйлаган да инде.
Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары чираттагы утырышларында нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча үзара фикер алышты.
Әйтергә кирәк, парламент вәкилләре бу проблеманы беренче мәртәбә генә күтәрми инде. Сугыш чоры балаларына аерым статус бирү һәм аларны билгеле бер социаль ярдәм чаралары белән тәэмин итүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәркем аңлый торгандыр, мөгаен. Мәсәлән, хәзерге вакытта Россиянең кайбер төбәкләрендә сугыш чоры балаларына ярдәм чаралары күптән инде гамәлдә: бу регионнарның һәрберсе әлеге льготалар күләмен үз мөмкинлекләреннән чыгып билгеләгән. Ә башка төбәкләрдә андый ярдәм гомумән дә юк… Бу – илебездә сугыш чоры балалары белән бәйле бердәм стандартлар һаман да булдырылмаган дигән сүз. Өстәвенә, еллар узган саен әлеге проблеманың актуальлеге арта гына бара…
Нәкъ менә шуңа күрә Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Россия Дәүләт Думасына сугыш чоры балалары турында бердәм федераль закон кабул итү турындагы закон чыгару инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә карар кылган да инде.
Сугыш чоры балалары кемнәр?
Ә хәзер закон проектының эчтәлегенә тукталыйк. Беренчедән, документта “сугыш чоры балалары” статусын раслау күздә тотыла. Татарстан Дәүләт Советының КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев сүзләренә караганда, сугыш чоры балалары – 1941-1945 елларда СССР территориясендә яшәгән, Бөек Ватан сугышы тәмамланганда 18 яше тулмаган Россия гражданнары. Әйтергә кирәк, аларның күбесе сугыш чорында өлкәннәр белән беррәттән завод һәм фабрикаларда эшләгән, колхозда хезмәт куйган. Хәзерге вакытта исә аларның күбесе инде югары яшьтә һәм ярдәмгә мохтаҗ затлар. Соңгы мәгълүматларга караганда, бүген Россиядә сугыш чоры балалары статусына ия булырга мөмкин 12 миллион кеше бар икән.
Әлеге затларга ярдәм чараларына килгәндә исә, документ буенча сугыш чоры балаларына түбәндәге ярдәм чаралары каралырга тиеш:
1. Сәламәтлек саклау оешмаларында ел саен махсус диспансеризация узу хокукы;
2. Ай саен билгеле бер күләмдә акчалата ярдәм;
3. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына чиратсыз үтү мөмкинлеге.
Елына якынча 80 миллиард сум кирәк
Закон проекты сугыш чоры балаларына тагын бер мөмкинлек бирә. Алар әти-әниләре үлеп калган, күмелгән яки хәбәрсез югалган урынга елга бер мәртәбә бушлай барып кайта алачак. Әлеге сәфәр өчен аларга тимер юл, һава юлы яки су юлын сайлау мөмкинлеге бирелә.
— Сугыш чоры балаларын социаль ярдәм чаралары белән тәэмин итү өчен акчаны федераль бюджеттан бүлеп бирү күздә тотыла. Компенсация бәяләренә килгәндә исә, акча күләмен Россия Хөкүмәте карары нигезендә бүләргә тәкъдим итәбез, – дип ассызыклады Артем Прокофьев.
Соңгы фаразларга караганда, сугыш чоры балаларына ярдәм итү өчен елына якынча 80 миллиард сум акча таләп ителергә мөмкин.
Шунысын да ассызыклап узабыз: “Сугыш чоры балалары” турындагы федераль законны 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү тәкъдим ителә.
Как пояснил один из разработчиков документа, депутат Артем Прокофьев, законопроект необходим для предоставления соцподдержки гражданам пожилого возраста, чье детство прошло в годы Великой Отечественной войны.
«Многие из этих граждан наравне со взрослыми на заводах и фабриках, в колхозах и артелях ковали историческую победу над фашизмом, а в настоящее время в силу преклонного возраста, утраты здоровья либо одиночества нуждаются в дополнительной поддержке», – отметил он.
Депутат упомянул, что большинству предоставляются меры соцподдержки как инвалидам, труженикам тыла, ветеранам, но в социальном плане многие из них остаются недостаточно защищенными. Кроме того, порядок и условия отнесения граждан к этой категории, перечень и объем мер социальной поддержки в регионах различаются.
«В целях единого правового регулирования вопросов социальной защиты граждан из числа детей войны проектом федерального закона предлагается установить статус детей войны гражданам России, проживающим в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. на территории СССР, и которые на момент ее окончания – 9 мая 1945 года – не достигли возраста 18 лет», – сказал А.Прокофьев.
Как сообщил депутат, проектом закона предусматриваются такие меры социальной поддержки, как ежемесячная денежная выплата, ежегодная диспансеризация в медорганизациях госсистемы здравоохранения, первоочередной прием в организации соцобслуживания, предоставляющие социальные услуги, а также компенсация расходов на проезд один раз в год железнодорожным, воздушным или водным транспортом по России к месту гибели или захоронениям родителей, которые погибли в период войны, и обратно к месту жительства.
«Порядок и условия предоставления данных мер, а также размер ежемесячной денежной выплаты предлагается возложить на Правительство РФ. Федеральный закон «О детях войны» можно ввести в действие с 1 января 2017 года», – заключил он.
В свою очередь, Председатель Госсовета РТ Фарид Мухаметшин напомнил, что проект дорабатывался. «Мы всегда считали, что он должен быть федерального масштаба. Нас беспокоило название «дети войны», были высказаны различные предложения. До какого возраста считать ребенком войны – тоже вызвало споры. Мы убеждены, что в субъектах Федерации эта категория людей должна быть примерно одинаково материально обеспечена. Льготы для них должны быть едиными по всей России», – подчеркнул он.
Просмотров: 1198