Россия космонавтикасы өлкәсендә меңләгән милләттәшләребез хезмәт итүе белән горурлана алабыз. Оренбург өлкәсе Казанка авылында туып үскән, бүген Самарда яшәчүе Миңлетаһир абый Байбәков шуларның берсе.
45 ел ракета-космос төзү эшендә хезмәт итеп, рационализатор тәкъдимнәре, намуслы хезмәте өчен бихисап бүләкләргә, Мактау кәгазьләренә, медальләргә, Хезмәт ветераны исеменә лаек булган бу абыйга карап, заманында аның берсүз русча белмәгән авыл малае булуына ышануы да кыен…
Миңлетаһир яшьтән уңган, тырыш, максатка омтылучан булып үсә. Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгәнгә, ул колхозның төрле эшләренә бик иртә җигелә.
- Иң беренче “вазифам” – су ташучы булды. Үземнең буем җитмәгәнгә, атны әтием Шакир җигеп бирә, ә әнием Фәгыйлә коедан салкын су алып, арбага салган мичкәне тутыра иде. Җәйге кызу көннәрдә кырда эшләүчеләргә шулай су ташыдым. Үсә төшкәчерәк инде печән дә чабыштым, ашлык җыяргада ярдәм иттем, — дип сөйли Миңлетаһир абый.
Казанканың 7 еллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул укуын район үзәгендә дәвам итә.Татар авылында яшәгән, моңа кадәр ана телендә белем алган малайга рус телле мәктәптә җиңел булмый, әлбәттә. Әмма Миңлетаһир абый бирешми, җиң сызганып укырга, тел өйрәнергә керешә.Фатирга кайткач, кычкырып рус телендә басылган әдәби китаплар укый. “Татар малаеннан өйрәнер идегез, ичмасам! Кулыгызга китап тоттырып булмый, ә ул, әнә, үзе теләп укый,” — дип хуҗа апа егетне үз балаларына үрнәк итеп куя торган була.
Ә менә математикадан Миңлетаһирга сыйныфында тиңләр булмый. Егеткә аеруча геометрия дәресләре ошый. Теоремаларны дәлилләү, сызымнарны, фигураларны күз алдына китерү аңа ниндидер бер кызыклы уен булып тоела.
- Бу фәннең бөтен серен өйрәтүче, аңа карата күңелемдә мәхәббәт уятуычы — Зәримә Сафиулла кызы Фәттахова булды. Мин аңа мең рәхмәтле, шундый укытучылар күбрәк булса иде, — дип бүген дә сагынып искә ала яраткан укытучы апасын Миңлетаһир абый.
Мәктәпне тәмамлау белән Байбәков Куйбышевның (бүгенге Самара) авиация институтына керергә ниятли. Әмма аның бу хыялына тиз генә чынга ашырга насыйп булмый.
- Шәһәргә авылдан ике агач чемодан белән чыгып киттем, берсендә — китаплар, икенчесендә әни авыл буенча җыйган йомырка. Аларны базарга барып сатасы бар әле, чөнки әти-әнинең безгә биреп җибәрерлек акчалары да юк иде бит, — дип искә ала ул көннәрне милләттәшебез.
Куйбышевта егет әнисенең туганында Саррач Иваевта туктала. Әмма абыйсының ишле гаиләсен күреп, аңа йөк буласы килми һәм ул документларын тулай торак белән тәэмин иткән уку йортына бирергә була. Шулай Миңлетаһир Фрунзе исемендәге завод каршында эшләп килгән 2 санлы техник укуханәгә укырга кереп, бер ел буена “Слесарь-инструментчы” һөнәрен үзләшетерә. Тик югары белем алу теләге егеткә тынгы бирми. Укуханәдә әле чыгарылыш имтиханнары бара, ә ул инде документларын Куйбышев авиация институтына тапшыра. Бер көндә икешәр – чыгарылыш һәм югары уку йортына кабул итү сынауларын биргән чаклары да була Миңлетаһирның. Шулай да ул сынатмый һәм авиация институтының кичке бүлегенә уңышлы укырга керә.
Тик Байбәковны шул ук көзне армия сафларына алалар — югары белем алуны кабат кичектерергә мәҗбүр була ул. Егет хезмәт итәргә Белоруссиянең Осиповичи шәһәренә, бронетанк частенә эләгә. Нәкъ анда, армиядә, булачак конструкторның рационализатор сәләте ачыла да инде. Гамәлгә ашырылган тәкъдимнәре өчен ул Мактау кагәзьләре, акчалата бүләкләр белән, “Хәрби һәм сәяси хәзерлек отличнигы” билгесе белән бүләкләнә. Ә солдатның әти-әнисенә часть командиры “Чын Ватан яклаучысын тәрбияләгән өчен” дигән Рәхмәт хаты җибәрә.
“Шундый бер рационализатор тәкъдимем өчен армиядән берничә айга иртә кайттым”, — дип сөйли Миңлетаһир абый. Байбәков кыр шартларында танкларны тавышсыз ремонтлау өчен махсус җайланма уйлап таба. Хәрбиләргә дошманга сиздерми машинаны рәткә кертү мөһим һәм Миңлетаһирның бу җайланмасын армия җитәкчеләрендә хуплау таба. Нәтиҗәдә, егетне запаска иртәрәк җибәрәләр. Солдатка моңардан да зур бүләк бармы икән?! Өенә октябрьдә генә кайтырга тиеш булган Миңлетаһир августта ук запаска китеп, кабат югары уку йортына укырга керергә дә элгерә. Шулай итеп, егет авиация институтының кичке бүлегендә укый башлый, ә көндезләрен ул Металлург заводында слесарь булып эшли.

Байбеков хезмәт иткән хәрби частьнең рационизаторлары (арттагы рәттә уңнан беренче -Миңлетаһир абый)
Миңлетаһир Бәйбәковның шәхси тормышында да зур үзгәрешләр була. Сөйгән кызы Равилә Күрәева белән өйләнешеп, гаилә корып җибәрәләр. Үз почмаклары булганчы, яшьләр тулай торакта яшиләр, ә бераздан аларга барактан бүлмә бирәләр. Бу да аларга зур шатлык була. Бер-бер артлы кызлары Наилә белән Галия тугач, Байбәковларның бәхетләре тагын да түгәрәкләнә, дөньялары ямьләнә.
1963 елда Миңлетаһир абый Михаил Васильевич Фрунзе исемендәге мотор төзү заводының конструктор бюросында хезмәт итә башлый.
- Эшебез җаваплы булса да, бик кызыклы иде. Безнең бригада “Ай программасы” (Лунная программа) буенча ракета проектлары төзү белән шөгыльләнде. Мин башта ракеталарның торбаларын монтажлау документларын әзерләүчеләр арасында булдым. Ә 1964 елда Куйбышев авиация институтын тәмамлаганнан соң, инженер-механик дәрәҗәсенә күтәрелдем, - дип сөйли ул.
1967 елда Миңлетаһир Шакир улы хезмәт юлын Эксперементаль машина төзү Үзәк конструктор бюросының Куйбышев филиалында инженер-конструктор вазифасында дәвам итә. Байбәковның тырышлыгын күргән җитәкчеләр тиздән аны баш инженер итеп куялар. Тагын ике елдан соң ул инде 15ләп хезмәткәрдән торган төркем белән җитәкчелек итә башлый. Аның коллективы борт системасы кабельләрен (БКС) һәм блок ара элемтә үзәкләре сызымнарын төзү белән шөгыльләнә. Үз төркеменең хезмәте буенча яңа файдалы җайланмалар уйлап табып, Миңлетаһир абый 6 автор таныклыгыалуга да ирешә. Гади авыл малае карьера баскычыннан шулай югары күтәрелә.
Тормыш дигәннәре шома гына бармый шул, якты көннәрдән соң, караңгылары да килә… 1971елда хатыны Равилә бакыйлыкка күчә. Бу вакытта кызлары Наиләгә — 11, ә Галиягә 8 яшь кенә була. Миңлетаһир абый күңел төшенкелегенә бирелмәскә һәм кешеләр арасында кайгы-хәсрәтен күрсәтмәскә тырыша, әмма югалтуны бик авыр кичерә. Бу кайгылы көннәрдә аңа әти-әнисе, туганнары нык ярдәм итә.
- Наилә һәм Галия кызларымны авылга кайтарып торырга да туры килде. Сабир абый белән Нәгыймә җиңгәм гаиләсендә торып, ярты елга якын авыл мәктәбендә укыдылар. Үзләренең өч балалалары янына минем ике кызымны да сыендырган бу туганнарыма мин бик рәхмәтле.
Кәмилә (Мингалимова) сеңелемнең дә ярдәме әйтеп бетергесез. Ял көннәре җиттеме, кызларым белән Кәмилә апаларына барабыз (ул үзе дә ялгызы ике кыз бала тәрбияләп үстерде). Дүрт бала уйнап, мәш килә иделәр. Уңайсызлыклар китергәнбездер инде үзенә, әмма ул моны бер дә сиздермәде, һәрвакыт безне ачык йөз белән каршы алып, “Тагын килегез!”, — дип озатып кала иде. Анарга да, авыр вакытымда ярдәм кулы сузган башка туганнарыма да чиксез рәхмәтлемен, — дип сөйли Миңлетаһир абый.
Ә кызлары Наилә һәм Галия, үсеп җитеп, һөнәр сайлаганда ике дә уйламый әтиләре эзеннән китәләр.
- Аларның “Прогресс” ракета төзү үзәгенең эшенә керткән өлешләре зур. Галия дә, минем кебек, Куйбышев авиация институтының кичке бүлеген тәмамлаган инженер. Бюрога компьютерлар кайтарыла башлагач, Галия аларны үзе дә үзләштерде, башка конструкторларны да яңа техникада эшләргә өйрәтте. Аның улы Евгений Бакулин да, Самараның дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, “Прогресс” ракета төзү үзәгендә хезмәт итә башлады.
Наилә исә космос корпорациясенең “Энергия” конструктор бюросында 1981 елдан башлап өлкән техник булып хезмәт итте. Ул “Энергия-Буран” космик программасының конструктор документациясен әзерләү белән шөгыльләнде.
Кызганычка, Наилә 2013 елда вафат була һәм аның ике улы әнисез кала. Олысы Ринат Мәскәү Халыкара университетын тәмамалап, менеджер һөнәрен үзләштергән, Самараның гуманитар академиясендә икенче югары белем ала. Кече улы Илсөяр бүген 10 сыйныфта “4”, “5” тамгаларына гына укый. Ул Самараның аэрокосмик университетына укырга кереп, булачак һөнәрен космос белән бәйләргә хыяллана.“Аллаһыга шөкер, дәвамчыларым бар. Бүген безне космос-ракета төзү тармагында хезмәт итүче династия дип әйтәсең да була”, — дип елмая Миңлетаһир абый.
Быел көзнең беренче көнендә Миңлетаһир Шакир улы 80 яшен тутыра. Тик аңа бер генә дә бабай дип эндәшәсе килми – күңеле яшь, йөзе һәрвакыт көләч аның. Катлаулы тормыш сынаулары үткән димәссең дә. Ул бер генә дә тик тормый, дачасында мәш килеп, җиләк-җимеш үстерә, өлкә “Туган тел” татар оешмасы әгъзасы буларак, оешма үткәргән чараларда актив катнаша. Миңлетаһир Байбәковның ана телебезне саклап калуга, балаларга дөрес милли тәрбия бирүгә багышланган язмалары “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталарында, “Самара татарлары” интернет сайтында даими басылып тора.
Милли җанлы абый 1996 елда Похвистневский районы Үрнәк авылында мәчеткә манара кую эшеннән дә читтә кала алмаган.
- Манараны чыдамлы титан белән ябарга тәкъдим иттем. Заводта материалны, осталар хезмәтен 15 – 16 миллион сумга якын санадылар. Әлбәттә, бу бик зур сумма, авыл халкына аның кадәр акча каян килсен, ди? Инженер – конструктор буларак, манараның проектын, конструкциясен үзем ясарга булдым. Титанны арзанрак бәягә сатып алыр өчен дә төрле юллар эзләп табарга туры килде. Хәзер авылга кайткан саен, мәчетебезнең балкып торган манарасын күреп, куанам, анда минем дә өлешем булуы белән чиксез горурланам. Гомерем заяга узмады, иншалла! Инсафлы балалар үстердем, яраткан хезмәтемне дәвам итүче оныкларым бар, истәлегем булып кылган яхшы гамәлләрем кала - ди Миңлетаһир абый.
Алия АРСЛАНОВА.
«Самар татарлары» журналы, №2 (14), 2016 ел.
Просмотров: 1489