Була бит дөньяда шундый кешеләр: бала чагыннан эзләнә, яхшы укый, иҗтимагый эшләрнең барысына да алына, үсә төшкәч тә укуын дәвам итеп, һаман яңа үрләргә омтыла, китек тормышыбызны яхшыртырга теләп, сайлап алган һөнәре буенча камиллеккә җитәргә тырышып эшли. Кыенлыкларга тарганда да андыйлар төшенкелеккә бирелмиләр, юлын табып, барыбер җиңүче булып чыгалар.
22 августта 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Мәсгут Сәхаб улы Кыямов нәкъ шундыйлардан. Тамырларында куе крестьян каны аккан бу кеше шушы районда туып үскән, Безенчукта авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, армиягә киткәнче юллама буенча Кемерово өлкәсе күмәк хуҗалыкларының берсендә плановик булып эшләгән. Ә армиядән соң турыга Кошки районындагы туган авылына кайткан һәм шунда сиксәненче елларга кадәр экономист булып хезмәт иткән, комсомол оешмасын җитәкләгән.
Әйткәнебезчә, Мәсгут гомере буе укый. Читтән торып Куйбышев авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, аны колхоз рәисе итеп сайлап куялар, шул ук вакытта Кыямов партком секретаре да булып эшли. Бераздан, “Теплый Стан” колхозын күтәргән легендар шәхес Борһан Әбүзәровның авырып китүе сәбәпле, Мәсгут Кыямовка бу зур хуҗалыкны үз кулларына алырга тәкъдим итәләр. Колхозчылар да моның белән килешәләр — аны үзләренең рәисе итеп сайлап куялар. Ә Борһан Әбүзәров, ике мәртәбә инфаркт кичерүенә карамастан, яңа рәисне белгечләр, колхоз эшләре һәм проблемалары белән таныштыра. Мәсгут ага моның өчен әле дә Борһан Ибраһим улына да, аны якын итеп кабул иткән авыл халкына да, колхозның дүрт бүлеге белән идарә иткән Якуб Абдуллов, Туктар Галимов, Иван Тимофеев, Касыймҗан Әбдельманов, белгечләр — баш инженер Равил Усманов, Ривгать Харисов, Рифкать Хуҗин, Шәүкәт Гыйльманов, Нурислам Хәкимов, Сәетгали Зәйдуллин, Йосыф Сабиров, Николай Половинкиннарга, авылның барлык механизаторларына һәм терлекчеләренә, мөмкинлектән файдаланып, рәхмәтләрен җиткерә. “Хәзер 10568 гектар мәйдандагы җирләрне бер уңайлыгы да булмаган тракторларда эшкәртеп, зур уңыш җыеп алган механизаторларның хезмәте зур батырлык булып күренә”, — дип сөйли авыл хуҗалыгы ветераны.
Ул вакытларда Тупли колхозы Кошки районында (Елховка районы юк иде әле) иң эре хуҗалык булып санала. 6 мең гектарда бөртеклеләр, бер мең ике йөз гектарда кукуруза, шул кадәр үк орлыкка люцерна, костер, донник үләннәре чәчәләр, терлек азыгы үстерәләр. “Урып-җыю вакытында Тольятти шәһәренең АвтоВАЗ, Гидрострой предприятиеләре зур тоннажлы автомобильләр биреп тормаса, бу хәтле уңышны җыеп алып, урнаштырып бетереп тә булмас иде”, — дип искә ала хәзер Мәсгут Сәхаб улы.
Ул Тупли халкы яратып өлгергән Борһан Ибраһим улына лаеклы алмаш булырга тырыша. Ике ел эчендә 1200 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы сафка баса, Мәскәү һәм Калининград өлкәләреннән нәселле сыерлар кайтарыла. 1985 елга биредә инде мөгезле эре терлекләр саны өч мең ярымга, сыерлар 1400 башка кадәр җитә. Шул ук вакытта ат, сарык көтүе дә шактый зур була.
- Ай саен эшебезгә нәтиҗә ясала, алдынгылар премия белән бүләкләнә иде. Ярыш шартлары буенча алдынгы механизаторларның да, терлекчеләрнең дә хезмәт хакына ай саен бик яхшы өстәмә акча бирелә иде. Без бит иң алдынгы технологияләр кулланып эшләдек. “Поточно-цеховая” системасы буенча бер савучы 50 сыер сава ала иде. Бозауларны салкын ысул белән үрчетү дә яхшы нәтиҗәләр бирде. Дөрес, гел барысы да ал да гөл түгел иде, кыенлыклар күп булды. Ләкин кешеләр һәрвакыт намус белән эшләделәр һәм зур уңышларга ирештеләр. Сыер савучылар Фатыйма Шакмаева, Әсма Хәлилова, терлекчеләр Әсгать Зәйдуллин, Габделхак Хаттаповларны һәм башкаларны искә төшермичә үтәргә мөмкин түгел.
Шунысы да үрнәк булырлык: Тупли мәктәбе колхоз өчен механизаторлар, сыер савучылар әзерләп бирде, ә авыл хуҗалыгы буенча дәресләрне атказанган колхозчы Миннегали Давыдов кебек белгечләр алып бара иде.
Гөрләп торган авылда механизаторлар өчен ашханәләр, буфетлар эшләп тора, газ кертелә, су торбалары сузыла, асфальт юллар үткәрелә, балалар бакчалары, мәктәпләр, фатирлар салына торган чаклар кайда икән хәзер? Сагынып сөйләргә генә калды, — дип көрсенә Мәсгут ага.
1991 елда Тупли колхозын таркалудан коткару ниятеннән һәм АвтоВАЗ эшчеләрен яшелчә, ит, сөт белән тәэмин итү өчен районның өч колхозыннан “АвтоВазСтрой индустрия” дип аталган уртак предприятие оештырылып, аның җитәкчесе итеп район депутаты, Социалистик ярышта җиңүче Мәсгут Кыямов билгеләнә. Нәтиҗәдә, авыр үзгәртеп кору елларында АвтоВАЗ эшчеләре азык-төлек, ә элеккеге колхозчылар эш белән тәэмин ителәләр. Ләкин бөтен илдә авыл хуҗалыгы таралган чакта аерым бер урында гына оҗмах була алмый шул инде. Җиде еллар чамасы уңышлы гына эшләп торган бу хуҗалык та тарала, ә Мәсгут Кыямов Кошки районының крестьян-фермер хуҗалыклары идарәсе белән җитәкчелек итәргә алына, Самарадагы Халыкара базар институтында (МИР) уку белән беррәттән ул берникадәр вакыт район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып тора, соңында шәхси предприятиесен ачып, арбитраж идарәсендә эшли.
Ә пенсиягә чыгып, эштән бушый төшкәч, гомере буе халык тук булсын дип тырышкан бу кеше, үзенә рухи ризык эзләп мәчеткә — Аллаһы йортына килә. Ләкин җитәкче кайда да җитәкче булып кала. Надеждино авылы мәчетендә Мәсгут Кыямовны башта мәхәллә советы рәисе, ә Самарада дини курсларда укып кайткач, имам-хатыйб итеп сайлап куялар. Шулай итеп бүген ике бала атасы, дүрт оныгының бабасы җитмеш яшьлек юбилеен намазлыкта каршылый.
Лаеклы тормыш юлы үткән кеше дин юлында да лаеклы хезмәт итәр, Алла теләсә. Туган көнегез белән, Мәсгут хәзрәт! Озын гомер, бәхетле картлык телибез Сезгә!
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1094