Иҗади хисләрең сүрелмәсен, Халисә апа!

Халисә апа кызы Гөлүсә һәм оныгы Лилия белән.

Халисә апа кызы Гөлүсә һәм оныгы Лилия белән.

Камышлы районындагы Камышлы авылында матур җәй тантана итә. Кояш нурларының елмаюы бер-бер артлы тезелешеп утырган өйләрнең тәрәзә пыялаларында чагыла, ә иркә җил кешеләрнең чәчләрен, йөзләрен сыйпап, иркәли сыман. Матур яши биредә халык. Өйләре төзек, капка төпләрендә җиңел машина басып тора. Шулай булса да, һәркемнең үз язмышы, үз тәкъдире…

Менә шундый көннәрнең берсендә, мин биредә яшәүче танышым Халисә Шәфикъ кызы Каюмова яшәгән йортның капкасын ачып, эчкә уздым.

Гадәттәгечә, Халисә апа мине терлек ашатып йөргән чагында каршы алды. Мин аның күңелсез йөзен күргәч, сәбәбен сорадым. Ә ул, көтмәгәндә, кычкырып елап җибәрмәсенме! Әйтергә кирәк, күптән түгел ул ире Җәвад Исмәгыйль улын мәңгелек йортка озаткан икән.

Аллаһы язган язмыштан узып булмый шул. Сөйләшә торгач, безнең сүзебез тормыш алып баруга килеп тоташты.

Ул йортта йөрүче зур гәүдәле таналарының әле берсенең, әле икенчесенең сыртларыннан шапылдатып сөйде дә:

– Баштан итлеккә үгезләр үстерә идек, ә хәзер таналар тәрбиялим. Дөрес, мин аларны бозаулатып, сыер ясамыйм, итлеккә үстерәм, – дип тормыш дилбегәсенең үз кулына күчкәнлеген
аңлаткандай, “мин”, дип әйтеп сөйләргә кереште. Аннан соң ул мине абзардагы ап-ак бәрәннәр ияртеп йөрүче сарыклары янына алып керде. Илле баш тавык асравы турында да әйтергә онытмады. Ә үзе:

– Гел телевизор каршында гына утыра алмыйм шул мин. Гомер буе эш яраттым. Хезмәт стажым — кырык өч, ә иремнеке — илле ел иде, – дип сөйләп китте.

Аның хезмәт юлына әйләнеп карасаң, искитәрлек! Нинди генә һөнәр иясе булып эшләмәгән ул! Колхозлар гөрләп торган чакта, укып, ветеринар һөнәрен үзләштергәч, мал табибы, ясалма орлыкландыручы, май заводында — лаборант, аннан соң урман хуҗалыгында ат караучы булып эшләгән. Соңрак авылдагы мәктәп-интернатта да атлар карау белән мәшгуль булган. Шушы атларны җигеп, биредәге сабыйларны ашатыр өчен азык-төлек ташыган. Соңгы елларда кизү торучы (вахтер) булып эшләгәч, лаеклы ялга киткән. Ә Җәвад абый гомере буе механизатор булып хезмәт иткән. Алар кызлары Гөлүсәне, уллары Илдарны тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Гөлүсә авылда яшәп, ире Рәис белән кызлары Лилияне тәрбияләп үстерәләр. Илдар хатыны Румия белән Самар шәһәрендә урнашканнар. Күптән түгел аларның нарасыйлары Әминә дөньяга беренче аваз салган.

Менә шулар турында сөйләшә-сөйләшә, без Халисә ханым яшәгән өй эченә аяк бастык. Бирегә аның кызы Гөлүсә белән оныгы Лилия хәл белергә килгән булып чыкты.

Сөйләшеп утырган вакытта, хуҗабикә гаилә альбомында сакланган фоторәсемнәргә тукталып, аларга аңлатма да биреп үтте. Менә монда йорт хуҗасы Җәвад абый белән бергәләп төшкән рәсем, ә монысында кияүләре Рәис, кызлары Гөлүсә белән оныклары Лилия. Башка биттә — аларның уллары Илдар белән Румиянең туй рәсемнәре. Тагын берсендә — балалары шатлыгына сөенгән әти-әниләр. Әйтергә кирәк, Халисә апаның кодасы Тәлгат белән кодагые Әлфия Хәлиулловлар Самарда “Батыр” исемле шәхси татар балалар бакчасында сабыйлар тәбиялиләр икән. Халисә ханым балаларының бәхетенә кинәнеп яши. Аннан соң:

– Урман хуҗалыгында инспектор булып эшләүче киявем Рәис тә бик уңган. Эчми-тартмый ул, гаиләсе, минем өчен бик әйбәт, миһербанлы, ярдәм итүчән, — дип сөйләде.

Халисә апа кызы Гөлүсә һәм оныгы Лилия белән.

Халисә апа кызы Гөлүсә һәм оныгы Лилия белән.

Халисә апаның улы Илдар һәм килене Румия

Халисә апаның улы Илдар һәм килене Румия.

Халисә апаның килене Румия, ире Җәвад, үзе, кодагые Әлфия, улы Илдар, кодасы Тәлгат.

Халисә апаның килене Румия, ире Җәвад, үзе, кодагые Әлфия, улы Илдар, кодасы Тәлгат.

Халисә апа үзенең тракторы янында.

Халисә апа үзенең тракторы янында.

Халисә Шәфикъ кызы Каюмова

Халисә Шәфикъ кызы Каюмова.

Бераздан соң:

– Әле яңа гына икенче йорт салырга да өлгерде инде, – дип тә өстәде.

Халисә Шәфикъ кызы — үзе дә бик эшчән, тырыш ханым. Ул җәйләрен таңнан йокыдан торып, тракторына утырып, терлекләренә печән чабып кайтырга да иренми, чөнки аларны көтүгә чыгармый. Үзе бу турыда:

– Шөкер, авылыбыз матур. Ләкин ул шәһәрләшә бара. Әгәр дә мин малларымны көтүгә кусам, алар аннан качып китсәләр, авыл үзәгендә үсеп утыручы гөл-чәчәкләрне ашап, яшь агачларга зыян сал-
салар, яхшы булмас иде.

Ә хәзерге яшьләргә килгәндә, шуны әйтер идем: алар терлек урынына бозау чаклы эт асрыйлар. Белмим, нәрсәләрен саклаталардыр инде. Ярый әле, бәйгә куйсалар! Юк шул, анысы да юк. Шушы
эт урынына ун гына тавык асрасалар да, файдасы булмый калмас, калдык-постык ризыкларын ташлаганчы, аларга ашатырга булыр иде. Үз гомеребездә эт асрамадык, безне Аллаһы Тәгалә саклады. Аны урамга чыгарып җибәреп кенә тамагы туймый бит. Ашатмасаң, гөнаһы да зур бит аның. Өстәвенә, урамда сабыйлар, картлар йөргәнлеге турында да онытырга ярамый, – дип, үзенең эч пошулары белән уртаклашты ул.

Тагын шуны әйтәсем килә: Халисә ханым үз гомерендә гармунда уйнаган. Әңгәмәбез шуңа килеп тоташкач:

– Әткәй минем тарихи кеше. Ул 1888 елда туган булган. Бераз алга китеп әйтәм: әтием тугызынчы дистәне ваклагач, мәңгелек йортка күчте, – дип, сүзен ерактан башлады язмам герое. – Ул яшьли читкә китеп, данлыклы Байкал-Амур магистрален төзегән кеше буларак билгеле. Әткәй 1942 елда башланган фронтта ике улын югалткан, үзе сугышка алынмаган, чөнки яше олы булган. Бераздан соң, аның хәләл җефете авырып, бакыйлыкка күчкән. Шуннан соң, бичара, ике кызын ияртеп, туган ягына — Камышлыга кайтып төпләнгән. Ике кызы да мәңгелек йортка күчкәч, минем әнием Камиләгә өйләнгән. Әтиемә алтмыш өч яшь булганда, 1951 елда мин дөньяга килгәнмен, – дип дәвам итте Халисә апа.

– Әткәй белән абыем Равил оста гармунчылар иде. Абыема гармун сатып алгач, ул өйдә юк чакта мин аның музыка коралын алып, биш яшемдә үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Мәктәптә башлангыч сыйныфта укыганда, бәйрәмдә сәхнәгә чыгарып, артлы урындыкка утыртып, мине гармун уйнаткан иделәр.

Менә шулай итеп, гармун минем гомерлек җан дустыма әйләнде. Кичке эшләр төгәлләнгәч, сыздырып уйнап җибәргәнемне ирем Җәвад бик ярата иде. Без беркайчан да сүзгә килмәдек. Тормышыбыз сихри, йөрәкне җилкендерүче гармун моңына уралып үтте дә үтте…

Мин төрле чараларда, бигрәк тә “Уйнагыз, Гали гармуннары!” исемле фестивальдә катнашып, призлы урыннарга лаек булдым һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләндем. Хатын-кыз өчен гармун уйнау — бик зур көч таләп итә торган эш. Тормышта безнең болай да мәшәкатебез күп. Хатын-кыз бала тудыра, сабые авырып китсә, аны төннәр буе, керфек какмыйча, карый. Иртән-иртүк, ире торганчы, аш-су әзерлисе бар. Сыер савасы, көтү куасы… Тагын әллә ниләр…

Үзе ашый-эчә аламы-юкмы, баласын әнисенә яки ялгыз яшәүче карчыкка тапшырып, эшкә йөгерергә кирәк. Безнең кырыс заманда хатын-кызларга өйдә ятып, нарасыен үстерү мөмкинлеге булмады, өстәвенә, балалар бакчасында урын да юк иде. Шушы авырлыкларга карамастан, талантыңны югалтмыйча, гармунда да уйнарга тырышасың. Мин авылда яшәүче гармунчы хатын-кызларны орден белән бүләкләр идем.

Дөрес, мин зарланмыйм, чөнки гармунда уйнамыйча түзә алмыйм. Ул — минем сердәшчем, киңәшчем, авыр вакытларымда юанычым!

Әйтергә кирәк, Халисә ханымның оныгы Лилия Гали авылында үткәрелгән Муса Җәлилнең — 110, Габдулла Тукайның 130 еллык юбилейларына багышланган “Халкым минем” иҗат фестивалендә шигырь сөйләп, җиңү яулаган. Мин истәлеккә дип, шушы матур гаиләне рәсемгә дә төшереп алдым.

Язмам башында кеше язмышларын телгә алган идем. Халисә Каюмованың гомер юлы үрнәк итеп куярлык, чөнки ул гыйбрәтле тормыш юлларыннан атлый. Тиздән аңа 65 яшь тулачак. Мин аны шушы юбилее белән котлыйм. Киләчәктә аңа ак бәхетләр, балаларының игелеген күреп яшәвен те-
лим. Ә иң мөһиме — Халисә апа, тормышыңда гармун тавышы беркайчан да чтынмасын, йөрәк түреңдә гел күңелле көйләр генә яңгырасын, шуның белән безне кинәндереп, бик озак яшәргә, иҗади хисләрең сүрелми, тагын да биек үрләрне яуларга язсын иде, дип әйтәсем килә.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Камышлы авылы,

Камышлы районы.

«Самар татарлары» журналы, №2 (14), 2016 ел.

Просмотров: 1401

Комментирование запрещено