Пенза өлкәсенең Кикино һәм Кабылкино авыллары арасындагы урман эчендә әлеге төбәк татарларының батыры Арслан Полкайга багышланган стела ачылды.
Арслан Палкайның XVII гасыр азагында Петра I заманында сержант буларак хезмәт иткәне мәгълүм. Шулай ук ул 6 авыл: Кикинога, Кобылкинога, Кутеевкага, Телятинога, Мочалейкага, Решетинога нигез салучы буларак та билгеле. Стела Арслан Полкай җирләнгән урынга куелган. Элек бу авылларның атамалары татарча булган, әмма руслар басып алганнан соң, руслаштырылган.
Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Бакир Акъегетов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, Арслан Палкай әлеге урында үтерелә. Шуңа да стела урман эчендә урнаштырылган. “Арслан Полкай Мәскәү тарафыннан җыелган полк офицеры була. Ул 1667 елда туган. Ул татар авыллары салган җирдә элек руслар, мукшылар, чувашлар яшәгән. Петр I бу җирләрне аңа биргәннән соң, Арсланны шул урында үтерәләр. Аның кабере дә биредә урнашкан, ерак түгел генә чишмә дә бар. Каберен карап торалар”, — диде әңгәмәдәшебез. Шулай ук якын киләчәктә кабердәге чардуган һәм таш алыштырылачагы да да мәгълүм булды.
Арслан Полкай нигез салган 6 авылдан чыккан танылган кешеләр арасында Муса Бигиев, Заһир Бигиев, Муса Акъегет һ.б. бар.
Бакир Акъегетов сүзләренчә, истәлек ташын кую өчен акчаны биредә яшәүче татарлар үзләре җыйган. “Бу истәлек ташын күптән куярга кирәк иде. 1900 елларга кадәр халыкның мөмкинлеге булмады, хәзер дә безгә сайлаулар алдыннан гына куярга рөхсәт ителде, дөресен әйткәндә”, — диде Бакир Акъегетов.
Муса Бигиев (Муса Җарулла) (1873 яки 1875, Ростов-Дон шәһәре — 1949, Каһирә), дин галиме, публицист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе. Аның “Озын көнләрдә руза” (Казан, 1911ел), “Рәхмәте илаһия борһанлары” (Оренбург, 1911 ел), “Бөек мәүзугъларда уртак фикерләр” (Санкт-Петербург,1914 ел), “Ислам милләтләренә дини, әдәби, иҗтимагый вә сәяси мәсьәләләр вә тәдбирләр хакында” (Берлин, 1923 ел), “Коръән Кәрим аять кәлимәләре хозурында хатын” (Берлин, 1933 ел) һ.б. фәнни хезмәтләре мәгълүм.
Заһир Бигиев (Мөхәммәдзаһир Ярулла улы Бигиев, 1870–1902) Ростов-Дон шәһәрендә ахун гаиләсендә туган. 1886–1891 елларда Казанда Күлбуе мәдрәсәсендә укыган. Аннан гомеренең ахырына кадәр туган шәһәрендә әнисе янында яшәгән. 1893 елда ике-өч ай чамасы Урта Азиядә сәяхәттә булып кайта, сәяхәте турында күләмле генә китап язган. Әдипнең “Мавәраэннәһердә сәяхәт” (“Ике елга арасында сәяхәт”) исемле әсәре 1893 елда ук тәмамланган булса да, 1908 елда гына, ягъни авторының вафатыннан соң гына басылып чыккан. Әдипнең тагын “Катыйлә” (“Үтерүче хатын”) һәм “Мөртәд” исемле язып тәмамланган романнары булуы билгеле, ләкин аларның кулъязмалары югалган дип фараз кылына.
Ул “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә”, “Гөнаһе кәбаир” (“Зур гөнаһлар”) романнары белән танылу алган.
Муса Мөхәммәтҗан улы Акъегетов 1864 елның 3 декабрендә Пенза губернасының Чембар (хәзерге Белинский) шәһәрендә урта дәрәҗәле чиновник гаиләсендә туган. 1878 елның 14 августында Муса, Пензага килеп, аның беренче гимназиясенә укырга кергән. Ул анда француз телен дә үзләштергән. 1884нче елда гимназияне бары “яхшы” билгеләренә тәмамлап, югары мәктәпкә керү теләге белән Мәскәү университетына үтенеч биргән, ләкин, татар булганга күрә, кабул ителмәгән.
1886 елда Муса Акъегетнең “Хисаметдин менла” повесте Казанда университет типографиясендә басылып чыга. 1887 елда Муса Акъегет Кырымга Бакчасарай шәһәренә барып, “Тәрҗеман” газетасы редакциясендә эшли башлый һәм, анда бер елдан артык торып, Төркиягә китә. Шунда – Истанбул шәһәрендә югары мәктәпкә керә. ул Төркиядә Мөлкия (дәүләт учрежденияләрендә эшләүче хезмәткәрләр хәзерләүче) мәктәбен бетерә.
1908 елларда аның “Мәтин” исемле газет чыгаруы, ә соңрак 1914 елдан башлап, Казаннан сатып алынган китапларны тәртипкә салу буенча Истанбул китапханәсендә эшләве турында мәгълүмат бар. Шулай ук икътисад буенча фәнни эшләр яза. Соңгы көннәренә кадәр ул китапханәдә эшли һәм 1923 елның 24 сентябрендә вафат була.
Просмотров: 1023