Мәликә Путин белән кул биреп исәнләшкән (ФОТО)

32Казаннан Мәскәүгә күченгән җырчы Мәликә Разакова башкалада кул кушырып утырмый. Әле җырлый, әле кинода төшә, әле кызыклы чараларда катнаша. Шундый чараларның берсе Мәскәүдән читтә — Кырым ярымутравында узган. «Таврида» дип аталган яшьләр форумына иҗади егетләр һәм кызлар җыелган.

Бу хәл нәкъ бер ай элек була. Әмма мәгълүмат әле генә пәйда булды. «Таврида»га кунакка Россия президенты Владимир Путин килгән. «Садко» спектаклен ул Мәликә белән бергә беренче рәттә утырып караган. Алай гына да түгел, Мәликә белән кулын биреп исәнләшкән. Путин белән исәнләшүчеләр күп, әмма утырган килеш исәнләшүчеләр күп түгелдер.

1923

«Артистлар.ру».

Просмотров: 1093

Комментирование запрещено