В Крыму пройдет фестиваль татарского фольклора «Тугэрэк уен» / Татар фольклоры Кырымны шаулата!

untitledС 21 по 25 сентября в Республике Крым состоится Всероссийский фестиваль татарского фольклора «Түгэрэк уен». Об этом корреспонденту ИА «Татар-информ» сообщили в пресс-службе Министерства культуры РТ.

В фестивале примут участие татарские фольклорные коллективы из 19 субъектов Российской Федерации: из Астраханской, Самарской, Свердловской, Кировской, Нижегородской, Омской, Оренбургской, Тюменской, Ульяновской, Волгоградской, Пензенской, Челябинской областей, Пермского края, а также из Башкортостана, Мордовии, Марий Эл, Удмуртии, Чувашии, Татарстана, Крыма.

Насыщенная программа фестиваля включает торжественное открытие на территории пансионата Бахчисарайского муниципального образования Республики Крым, выездные концерты в пригороды Бахчисарая, экскурсии по городам Бахчисарай и Симферополь. В рамках фестиваля также состоятся национальные игры «Кичке уен». Гала-концерт фестиваля пройдет 24 сентября в Концертном зале Симферополя.

Учредителями фестиваля являются Министерство культуры Республики Татарстан, Исполком Всемирного конгресса татар, организаторы – Республиканский центр развития традиционной культуры РТ при содействии Министерства культуры Крыма, исполкома Бахчисарайского муниципального района.

Всероссийский фестиваль татарского фольклора «Түгэрэк уен» стартовал в 2008 году. За эти годы фестиваль проходил в Ульяновской, Тюменской Свердловской, Самарской областях, Пермском крае, а также в Болгаре и Казани, в Республике Марий Эл. Организаторы надеются, что нынешний фестиваль откроет новые имена самодеятельных артистов, подарит неповторимое ощущение высокого и чистого народного искусства.

«Татар-информ».

* * *

Россиянең иң популяр, иң талантлы фольклор коллективлары  Кырымның Бахчисарай районына җыелды.  Кара диңгез буена терәлеп торган, Кырым республикасының гүзәл урыннарыннан саналган “Бригантина” балалар лагерында  бүген IX «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале башлана.

Фольклор фестивальгә Россиянең егермеләп  төбәгеннән фольклор коллективлары килде. Татарстан, Әстерхан,  Самара, Свердлау, Киров, Түбән Новгород, Омски, Оренбург, Төмән, Ульяновски, Чиләбе, Волгоград, Пенза өлкәләре, Перм краеннан килгән милләттәшләребез барысы да үз төбәкләренең күркәм гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен тәкъдим итәргә җыена.  Шулай ук Башкортостан, Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Чувашиядә гомер итүче татарлар да, ерак араларны якын итеп, кырым-татар кардәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга, дуслык күперләрен тагын да ныгытырга исәп тота. Бахчисарайда иң зур делегация, мөгаен, Татарстаннандыр. Казанның “Сәйдәш” мәдәният сараена йөрүче гармунчы егетләр «Түгәрәк уен»ның соңгы еллардагы даими кунаклары. Алар һәрвакыт биредә призлы урыннар яулый. Гомәр Сәләхов җитәкләгән “Акчарлак” ансамбле өч кенә ел элек оешкан булса да, үзләрен чын егетләрчә тота. Араларында олы яшьтәге музыкантлар да юк түгел. “Юл куркытмый безне, дөньяның теләсә кайсы почмагына барып та гармуннарыбызда татар көйләрен яңгыратырга әзер», – ди алар. Алдагы елларда “Түгәрәк уен” узган Төмән, Свердлау, Болгарда да гармунчыларны кайнар алкышларга күмгәннәр инде. Зәй районының  “Җәүһәрләр” коллективы, Чирмешәннең “Умырзая”сы   да репертуарларындагы иң шәп әсәрләрне Кырымда яңгыратырга әзерләнә.

Милли проектта  кырым-татарларының үзләрен дә күрә алачакбыз. Фестивальдә  җәмгысе 500 кеше катнашачак. Алар барысыда халык җәүһәрләре. Бер мәйданда җыелып, күрешеп, үзара тәҗрибә дә уртаклашабыз, ди проект җитәкчесе Фәнзилә ханым Җәүһәрова.

Музыкаль, фольклор чыгышлардан тыш биредә төрледән-төрле остаханәләр дә эшләячәк. Сәнгать белгече, галимә Эльмира Каюмова фольклор коллективларга репертуар туплау, гасырлардан килгән, төрле төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребезнең йолаларын ничек итеп сәхнәдән күрсәтү серләрен ачарга ниятли.

“Түгәрәк уен” Кырымда  фестиваль сыйфатында уза.  Быел беренче тапкыр Пенза өлкәсендә яшәүче татарлар да чыгыш ясарга җыена. Фестивальнең тантаналы ачылышы бүген кичке 20.00 сәгатьтә башлана.

Ә иртәгә кырым-татар авылларында татар һәм кырым-татар коллективлары катнашында концертлар оештырылачак. 23 сентябрьдә Бахчисарай шәһәренең Мәдәният йортында бәйрәм концерты көтелә. Симферополь шәһәрендәге Кырым республикасы музыкаль театрында 24  сентябрь көнне фольклор төркемнәренең гала-концерты булачак.

intertat.ru

Просмотров: 1096

Комментирование запрещено