Син баламның татлы баласын.
Тик Үзең ук шушы балабызны
Арабыздан йолкып аласың.
Әллә ялгыш, әллә язмыш булды
Китүләрең безнең арадан.
Тик ничек соң безгә түзәргә?
Йөрәк яна сагыну-ярадан.
Бер Ходаем, шушы балабызны
Бүләк итеп безгә Син бирдең.
Тик гомерсез иттең сабыемны,
Кара җиргә аны иңдердең.
Кем уйлаган минем Гүзәлемнең
Гомерләре кыска булыр дип?
Бала килеш шушы зифа буен
Кара туфракка ул салыр дип?
Ачык йөзең, сылу сының иде,
Нур балкыта иде йөзләрең -
Шундый нурлы, якты булса иде
Син ятасы кара гүрләрең.
Кайтмыйсың шул инде, кайтмыйсың,
Сагынсак та сине, балакай.
Никләр генә мондый язмышларны
Язды икән сиңа Аллакай…
Кем дә белми тәкъдир дәфтәренә
Бер Ходайның ниләр язганын.
Кем дә белми якты дөньяларда
Гомерләре күпме калганын.
Тик шулай да йөрәк әрни, сызлый,
Юксынудан сыкрый, талпына.
Бер Ходаем, бирче сабырлыклар
Калган балаларым хакына.
Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1360