Россия Президенты Владимир Путинның бүген Төркиягә эш сәфәре планлаштырыла. Ил башлыгының анда Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән белән очрашуы көтелә.
Кремльнең матбугат хезмәте хәбәренә караганда, ил башлыклары очрашуында Россия – Төркия мөнәсәбәтләренә кагылышлы, төбәк һәм халыкара әһәмияткә ия булган мөһим сораулар күтәреләчәк. Шулай ук ике яклы документларга да кул куелыр дип көтелә.














