Эшли дә, ял итә дә беләбез

Ринад Шәрәфетдинов (сулдан уңга), Николай Лядин, Владимир Симонов һәм Фирдүс Тямаев.

Ринад Шәрәфетдинов (сулдан уңга), Николай Лядин, Владимир Симонов һәм Фирдүс Тямаев.

Күптән инде Сызранга Казан артистларының килгәне юк иде. Шуңа да автор-башкаручы, татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаев килүе турында ишеткәч, халык җанланды, ремонттан соң яңа гына ачылган драма театры бинасындагы кассаларга билетлар артыннан чиратка тезелде. Ә концерт буласы көнне зал шыгрым тулып, алма төшәрлек урын да калмады.

Чарага милләттәшләребез  гынә түгел, шәһәр администрациясе башлыгы Николай Лядин, Губерна Думасы депутаты Владимир  Симонов та килделәр.  Концерт башланыр алдыннан алар сәхнәгә күтәрелеп, сызранлыларны сәламләделәр. Николай Михайлович татар  халкының тырыш, уңган булуын, идарә итү эшләрендә актив катнашуын ассызыклады, концертка  килгән кунакларга исәнлек-саулык, гаиләләренә  тынычлык теләде.

Губерна Думасы депутаты  Владимир Федорович соңгы  елларда Сызранда күпме яңа  фатирлар, балалар бакчасы,  спорт сарае төзелүе турында сөйләде, бу төзелешләрдә  катнашкан татар эшчеләренең,  осталарының хезмәтенә югары бәя бирде. “Эшли дә, күңел ача да беләсез”, — диделәр мөхтәрәм кунаклар һәм милләттәшләребезгә бу кичәдә дә рәхәтләнеп ял итүләрен теләделәр.

Ринад Шәрәфетдинов (сулдан уңга), Николай Лядин, Владимир Симонов һәм Фирдүс Тямаев.

Ринад Шәрәфетдинов (сулдан уңга), Николай Лядин, Владимир Симонов һәм Фирдүс Тямаев.

Концерт программасы чынлап та бик әйбәт иде һәм сызранлылар аннан зур ләззәт алдылар. Фирдус Тямаев үзенең төркеме белән тамашачыларга чын бәйрәм бүләк итте, ике сәгать буе сәхнәдән төшмичә, җырлады, биеде, ә рәхмәтле тамашачы аны чәчәкләргә күмде. Бу бәйрәмне оештырган Сызран татарларының  милли-мәдәни автономиясе  рәисе  Ринад Шәрәфетдиновка милләттәшләребез кат-кат рәхмәтләр әйттеләр, шундый чаралар ешрак булсын иде, дигән теләкләр дә яңгырады.

Рәис БИГЛОВ.

Сызран шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1234

Комментирование запрещено