Дөреслек барыбер җиңәчәк !

Резеда Кәлимуллина.

Иске Ярмәк авылындагы крестьян-фермер ху­җалыгы җитәкчесе Резеда ханым Кәлимуллина.

“Бердәмлек”нең 36нчы санында (3 сентябрь 2016 ел)  “Әйтер сүзем бар” рубрикасы астында “Ярмөхәммәт бабабызның васыятен онытмасак иде” дигән язманы укыгач, үземнең дә кушылып язасым килде. Камышлы районының Иске Ярмәк авылындагы крестьян-фермер ху­җалыгы җитәкчесе Резеда ханым Кәлимуллинаның бу язмасы шундый эчтәлекле һәм гыйбрәтле булып, мин аның акыллы да, булдыклы да булуына инандым.

Сеңелем, синең язмаңны укып яшьләребез гыйбрәт алсыннар иде. Мин үзем дә 15 яшемнән басуда көлтә бәйләп үстем, колхоз фермасында кул белән сыерлар саудым. Ирем тракторчы иде, бергәләп өч бала үстердек. Ул чакларда авылыбыз гөрләп торды, балаларыбыз атналык бакчага йөреп, яхшы тәрбия алдылар.

Хәзер инде авылда терлекләр дә юк, яшьләр дә юк. Фермалар ташландык хәлдә. Авыллар да таралып бара. Мәчетләребездәге дин әһелләре авылны яшәтү өчен нигә көрәш алып бармыйлар икән? Яшьләргә авылда яшәү өчен мөмкинлек бөтенләй юк. Бүгенге заман балаларын кызганам. Сабыйлар барсы да шундый ябыклар, җилдән өчып китәргә торалар сыман. Нишлисең бит,  тиешле витаминнар күрми үсәләр шул. Ә безнең балаларга үскәндә тиешле тәрбия бирелде, шуңа исән, көчле булып үстеләр дә.

Резеда ханымның язмасын кат-кат укыдым. Ул туган авылы турында кайгырып, киләчәгенең тагын да авыррак булачагын  аңлап язган. “Бердәмлек” газетасы укучылары, бигрәк тә яшь буын вәкилләре, бу турыда уйлансыннар иде. Әйе, кемнәрдер эшләмичә генә, җирдә тир түгеп эшләүчеләрнең акчасын кесәләренә тутырып, баерга тырыша. Закон юк микән әллә андыйларга, әллә булып та эшләмиме? Шул турыда уйланыйк, туганнар. Мин үзем яшь кеше түгел инде, оныкларым үсеп килә. Киләчәктә ни көтә икән аларны?

Сау-сәламәт, исән булыгыз, “Бердәмлег”ебезне укучылар. Кыен чакларда хәсрәтебезне таратырга, уйларыбыз, сер­ләребез белән уртаклашырга үз телебездә чыгып килгән газетабыз бар әле. Рәхмәт аңа!

Ә сиңа, Резеда сеңелем, теләгем шул, нык бул, бирешмә. Дөреслек барыбер җиңәчәк.

 

Рәйхана МИҢЛЕГУЛОВА.

Погрузная бистәсе,

Кошки районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1542

Один комментарий

  1. ХОРОШАЯ СТАТЬЯ. ВСЕ ПРАВДА . ВСЕ ЗАБРОШЕНО.