Минниханов в Казахстане принял участие в запуске всемирного интернет-радио «Татар авазы» / ТР Президенты “Татар авазы” бөтендөнья татар интернет-радиосын эшләтеп җибәрүдә катнашты

Рустам Минниханов встретился с руководителями татарских общественных организаций Казахстана

Рустам Минниханов встретился с руководителями татарских общественных организаций Казахстана

Президент РТ Рустам Минниханов в ходе своего визита в Казахстан принял участие в церемонии запуска Всемирного татарского интернет-радио «Татар Авазы». Главная цель данного проекта — объединение татарских писателей, проживающих в различных странах мира, и ознакомление слушателей с их творчеством, сообщает пресс-служба президента РТ.

Минниханов встретился также с руководителями татарских общественных организаций Казахстана, которые проинформировали президента РТ о наиболее перспективных проектах, реализуемых сегодня в Казахстане местными татарами. Среди них — проведение международного фестиваля-конкурса татарского искусства «Иртыш моннары» в Семее, подготовка и издание ежемесячной общественной газеты на татарском и русском языках «Жидепулат татарлары», изучение жизни и творчества великого татарского поэта Габдуллы Тукая в период его жизни в Уральске и др.

Минниханов отметил, что татары Казахстана вносят достойный вклад в сохранение татарского языка и культуры и преумножение духовных ценностей. Казахский и татарский народы объединяют родственные связи, сказал президент РТ, у нас схожи языки и традиции, одна религия. «Если мы не будем общаться, сообща решать наши проблемы, то мы все потеряем. Согласно статистике, ежегодно в мире исчезает несколько десятков языков. Но, я думаю, благодаря нашим общим усилиям татарский язык ещё очень долго будет звучать в самых разных уголках планеты», — подчеркнул он.

business-gazeta.ru

* * *

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага эш сәфәре кысаларында кичә Казахстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу «Казмедиа» медиа-үзәгендә узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

2009 елгы халык исәбен алу күрсәткечләренә караганда, Казахстанда 204 меңнән артык татар яши. Республикада берничә татар иҗтимагый оешмасын һәм милли-мәдәни үзәген берләштергән ике ассоциация эшләп килә.

Шундагы әллә ни зур булмаган күргәзмә кысаларында Рөстәм Миңнехановка бүген Казахстанда җирле татарлар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган берничә перспективалы проект турында мәгълүмат бирелде. Шулардан: Семейдә «Иртеш моңнары» татар сәнгате халыкара фестиваль-конкурсын уздыру, татар һәм рус телләрендә «Җидепулат татарлары» айлык иҗтимагый газетасын чыгару, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Казахстанның Җаек (Уральск) шәһәрендәге тормыш чорын һәм иҗатын өйрәнү һәм башкалар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Татар авазы» бөтендөнья татар интернет-радиосын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Проектның төп максаты – төрле илләрдә яшәүче татар язучыларын берләштерү һәм радио тыңлаучыларны аларның иҗаты белән таныштыру.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп билгеләп үткәнчә, Казахстан татарлары татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга һәм рухи байлыкларны арттыруга үзләреннән зур өлеш кертә. «Казах һәм татар халкын туганлык элемтәләре берләштерә, безнең телебез, гореф-гадәтләребез охшаш, динебез бер», — диде Татарстан Президенты. Ул шушы ил җитәкчелегенә җирле татарларга ярдәм күрсәткәне һәм аларның мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә шартлар тудырганы өчен аерым рәхмәт әйтте. Әйтик, быел Сабан туе милли бәйрәме Казахстанның 20 шәһәрендә уздырылган.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген бөтендөнья татарларын берләштерү өчен берничә проект эшләп килә: татар телен онлайн өйрәнү өчен яңа методикалар эшкәртелә, «ТНВ-Планета» иярченле телеканалы гамәлдә. Бу юнәлештә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты зур эш алып бара.

Татарстан Республикасы Президенты татар берләшмәләре активистларына халкыбыз өчен башкарыла торган эшчәнлекләре өчен рәхмәт әйтте. «Әгәр без аралашып яшәмәсәк, проблемаларыбызны бергәләшеп хәл итмәсәк, без барысын да югалтачакбыз. Статистика буенча ел саен дөньяда берничә дистәләгән тел юкка чыга. Минемчә, уртак тырышлыгыбыз белән Җир йөзенең төрле тарафларында татар теле бик озак яңгырар әле», — диде ул.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре сүз алып, Рөстәм Миңнехановка Казахстанда яшәүче татарларга күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт әйттеләр.
Татарстан Президентына җирле татар халкының милли үзенчәлеген саклап калуга юнәлгән төрле мәдәни һәм мәгърифәти чаралар уздырулары турында сөйләделәр.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка Казахстан татар эшкуарларының Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеге формалары турында хәбәр иттеләр, шулай ук бизнес-элемтәләрне үстерүдә ярдәм күрсәтүен сорадылар.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов татар оешмаларының аеруча тырыш җитәкчеләрен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм ТР Президенты Рәхмәт сүзләре белән бүләкләде. Шулай ук Риодагы Олимпия уеннарының көмеш призеры Гүзәл Манюровага (ирекле көрәш) һәм 2016 елгы Паралимпия уеннарының алтын медале иясе Зөлфия Габидуллинага (йөзү) истәлек бүләкләре тапшырылды.

“Татар-информ”.

Просмотров: 922

Комментирование запрещено