Эзләре дә күптән күмелгән.
Әрекмәннәр, кычыртканнар баскан,
Ишек биктә, йозак күгәргән.
Абзар-куралары ишелеп төшкән,
Кытакламый күптән тавыклар.
Ишек алды… Тирән тынлык,
Ишетелми чыр-чу тавышлар.
Җил искәндә ыңгырашып куя,
Асылынып төшкән тәрәз капкачы.
Җирдә аунап аркылыга ята
Череп төшкән урам капкасы.
Матур өйнең буяулары купкан,
Өлгеләрдә пәрәвез җепләре,
Тәрәзәдән карап тора төсле
Әнемнең яшьле күзләре.
Нигезебезне ташлап киткәнгәме,
Кырыс тормыш безне сынады?
Әниемнең күз яшьләре төшеп,
Адаштырды тайгак юллары.
Сагынуга түзми кайтып җиттем,
Нигез генә калган сакланып.
Әйтерсең лә, әнием каршы алды,
Колач җәеп, сөенеп-шатланып.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1280