“Алло, Ленин, Ленин дим…” (уены-чыны бергә)

4Бу хәлнең кайсы районда булганын әйтмим. Чөнки героемның туган-тумачалары, балалары исән-сау һәм абруйлы кешеләр. Кыскасы, бу хәлне миңа мәзәк итеп кенә сөйләгәннәр иде. Коммунистлар партиясенең иң чәчәк аткан чагы. Райкомның беренче секретаре Ленин исемендәге колхозга шалтырата. Җәйге эссе көн, тәрәзәләр шыр ачык, ишегалды тулы кеше.


Хуҗаның тавышы бөтен җиргә ишетелә:

– Алло, Ленин, Ленин, Ленин дим, кая киттең син?

Ул заманда кесә телефоннары юк, чыбыклы телефон да әллә ни яхшы эшләмәгән булса кирәк. Райком секретаре колхоз белән тоташа алмый азаплана гына бит!

– Алло, Ленин дим, әллә дө­мектеңме инде. Ленин, Ленин, дим, авызыңны…

Аның аты-юлы белән сүген­гәннәрен, әлбәттә, райком бинасы тирәсендәге бөтен халык ишетә. “Первый”ның Ленинга әйткән сүз­ләре телдән-телгә, колактан-ко­лакка күчеп, бернинди телефонсыз да бөтен тирә-як авылларга тарала. Усал теллеләр “авыз” дигән сүзгә “ана”, “ден” дигән сүзләрне дә өстиләр. Бу хәл, бәлки, мәзәккә генә әйләнеп калган булыр иде дә, әмма район партия җитәкчесенә теш кайраучылар, бу вакыйганы тагын да күпертеп, партия өлкә комитетына хат язалар. Партия халык сүзенә колак салмый каламы соң? Райком секретарен обком бюросына чакыралар. Жалу буенча обкомга чакырылу исә дарга менүгә, башны балта астына куюга тиң була. Шулай итеп, “первый”дан чын мәгънә­сендә сорау алу башлана.

– Фәләненче числада Ленин исемендәге колхозга шалтырат­тыңмы?

– Әйе.

– Шуннан?

– Алып булмады.

– Шуннан?

– Шуннан шул, сөйләшә алмадым.

– Ә нигә Ленинны мыскыл ит­тең? Синең колхоз белән сөй­ләшә алмавыңда Ленинның авызы причем?

– Әйтелә торган сүз генә бит ул.

– Бер генә әйтсәң, бер хәл, менә монда, хатта язуларынча, теләсә кемнең авызын, анасын телгә алып сүгенү синдә системага кергән. Син – коммунист, районда беренче кеше, халыкка нинди үрнәк күрсәтәсең?

Райком секретаре бер кызара, бер күгәрә, акланырлык сүзләр эзли. Әмма алар юк. Бюро әгъзалары мескеннең тетмәсен тетәләр:

– Кем-кем, ә Ленинның авызын… гафу итегез, даһины, гасырлар кешесен мыскыл итүгә юл куя алмыйбыз.

– Син бит Ленинның гына түгел, партиянең, бөтен комму­нист­ларның… авызына үреләсең…

– Кем язган әле, без “партия” дигәч Ленинны, “Ленин” дигәч партияне күз алдына китерәбез дип…

– Маяковский.

– Менә аны да беләсең, ә үзең…

– Иптәшләр, гафу итегез, кү­ңелдә бернинди начар уй юк иде. Бүтән кабатланмас…

– Син тракторчы Гайнуллага да “анаңны фәлән итим” дип кычкыр­гансың. Аның әнисе Бибикамал гомер буе колхозда эшләде, хезмәт ударнигы булды. Нәрсә, хәзер удар­никларга да тотына башла­дыңмы?

– Ул бит исереп трактор белән күршесенең коймасын җимергән, өй почмагына килеп җиткән булган. Рәхмәт, дип аркасыннан сыйпарга идеме?

– Соң, Гайнулланы җавапка тарт, хезмәт хакын кис! Причем тут Бибикамал апа? Баланың гаебе өчен анадан үч алалармы?

– Мин бит Бибикамал апага кагылмадым.

– Әллә кагылыр идеңме?

– Юк.

Бюро әгъзалары бер мәлгә сүзсез кала. Нишләргә бу райком секретаре белән? Бер-бер җәза бирмәсәң, даны инде бөтен районга таралып өлгерде. Ленинның авызына үрелүчене Обком аклап калды, диячәкләр. ЦКга язсалар нишләрсең? Урыныннан алып ыргытыр идең, районы алдынгылардан санала. Обком секретаре авыр хәлдән чыгу юлын таба алмаганмы: “Вәт, авызыңны…” дип куйды да тып туктап калды. Бюро әгъ­заларына сынаулы караш ташлады. Аннан соң: “Авызыңны” дигән сүзне урынлы-урынсыз җирдә һәм теләсә кемгә әйтү менә нәр­сәгә китереп җиткерә, иптәш­ләр. Сүзегезне үлчәп сөйлә­гез. Аннан соң классикларыбызны күбрәк укырга кирәк. Әгәр дә иптәш райком секретаре Һади Такташны укыган булса, болай янмаган да булыр иде. Бөек шагыйребез

“Чемберленның сатыйм

анасын,

Утка тоткан

Мәккә каласын…”

дип язган. “Анасын сатыйм” дигән, башка нәрсә эшләтим димәгән.

Обком секретаре пауза ясады һәм бюро әгъзаларына карап: “Ягез, иптәшләр, кемдә нинди фи­керләр, тәкъдимнәр бар?” – диде.

– Мәсәлән, “анаңны силсәвиткә чакыртыйм” дияргә була.

Обком секретаре бу тәкъ­дим­не әллә ишетмәде, әллә аңышып җитмәде, машиналь рәвештә “тагын” дип куйды. Бюро әгъзалары кыюланып китте.

– Анаңны собраниегә чакыртыйм.

– Башак күз.

– Денеңне с…с сакла.

– Бәлеш авыз.

– Куак сыйрак…

Мисаллар китерү шактый озак дәвам итте. Обком секретаре туктатмаса, бюро әгъзалары татар теленең бар байлыгын чыгарып сала алган булырлар иде. Әле урыс кардәшләрнең лексикасын да эшкә җиксәләрме?

Соңгы сүз гаеплегә бирелде. Ул бераз ык-мык итеп торды да: “Ә, “авызыңны” дигәч нәрсә әйтергә соң?” – дип сорап куйды. Барысы да аптырашта иде: бөкрене кабер генә төзәтә икән, валлаһи. Ә бюро утырышы мондыйрак карар чыгарган ди: “За аморальное поведение, порочащее звание коммуниста, поставить на вид”.

Дөрес булса, шушы хәлдән соң райком секретаре бик ачуы килгәндә бөтен тәрәзәләрне ябып, ишекне эчтән бикләп сүгенә башлаган. Сүгенгәндә бюро әгъза­ларының фикер-тәкъдимнәрен дә искә алмый калмагандыр дигән шик бар.

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ.

“Ватаным Татарстан”, (№ 144, 30.09.2016).

Просмотров: 948

Комментирование запрещено