Кеше гомере шулай инде,
Күп мизгелләрдән тора.
Мәктәп елларым шушында
Иң кыйммәт урын ала.
Һәрбер дустым, укытучым -
Ул мизгелнең бүләге.
Кайда гына йөрсәм дә мин,
Сез — дөньямның терәге.
Ибраһим абый Нургалиев -
Безнең мәктәп башлыгы.
Сугыш юлын җиңеп үтеп,
Белем бирә башлады.
Шундый юмарт, киң күңелле,
Әтиебез шикелле.
Уйнап, көлеп үсегез, дип,
Елмая иде узе.
Беренче укытучым -
Хәлифә апа булды.
Ачык йөзле, бала җанлы,
Шундый хәтеремдә калды.
Сыйныфымны балачактан
Җитәкләде каһарман.
Әбдрәкыйп абый Кузәев
Сугышны җинеп кайткан.
Һаҗәр апа Хәсәнова
Татар телен укытты.
Татар телен хөрмәтләргә
Чын күңеленнән булышты.
Адельша абый Мурәсев
Гаделлек аша безгә
Күрсәтте тормыш юлының
Сикәлтәсен үтәргә.
Рокыя апа Кузәева,
Мәрдән Мотыгуллович,
Сөләйман абый Рамазанов,
Тыныч булсын рухыгыз.
Тәүһидә апа Бакеева
Торды анадай сакта.
Тәртип, әдәп безгә өйрәтте,
Өндәп гел яхшылыкка.
Галия апа Аксенова,
Камил абый Бакеев,
Сезнең белән без бүген дә
Горурланып яшибез.
Ачып рәсем альбомымның
Саргаелган битләрен.
Сөйлим бала-оныгыма
Ерак чорда авылымның
Белем биргән кешеләрен.
Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының Иске Мостяк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Просмотров: 1367