Укытучылар көне

i2Укытучылар өчен олы бәйрәм,

Баш иябез сезгә бөгелеп.

Белем бирүчеләр, талантлылар,

Яшәгез сез сөенеп-сөелеп.

Бирелеп аңлатыгыз чын күңелдән

Яхшылык белән барлык балага.

Кызганмыйча, көчегезне куеп

Булышасыз күпме анага.

Хөрмәт итеп сезгә җырлар языла,

Шигырь сөйли нәни балалар.

Белем биреп, озатасыз юлга,

Рәхмәт укый сезгә аналар.

Авырлыклар туса, бирешмәгез,

Кайгы-хәсрәт бер дә күрмәгез.

Балаларча гел көләч булыгыз,

Кояш кебек бер дә сүнмәгез.

Мәктәп ишек алды гөрләп торсын,

Сугыш уты балалар күрмәсен.

Чәчәкләр өзелмәсен кулыгызда,

Күңелегезне гөлдәй бизәсен.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

 Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

 

Просмотров: 1341

Комментирование запрещено