«Яңа татар пьесасы-2016″ конкурсына 50 дән артык әсәр тапшырылган / На конкурс «Новая татарская пьеса-2016» поступило более 50 произведений

4160Г.Камал театрның 110 еллык юбилеена игълан ителгән «Яңа татар пьесасы-2016″ 11 нче конкурсына 50дән артык пьеса тапшырылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына театр директоры Илфир Якупов хәбәр итте. Заявкалар кабул итү 1 ноябрьдә тәмамлана.

Конкурс ике елга бер тапкыр 2 этапта үткәрелә. Агымдагы елның 1 декабренә кадәр узачак этапта жюри әгъзалары бөтен пьесаларны укый һәм 10-15 пьесаны икенче этапка сайлап ала. Бу беренче этапны узган пьесалар исемлеге массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Камал сайтында дөнья күрәчәк.

Икенче этапта жюри җиңүчеләрне билгели. Авторлар исемлеге агымдагы елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. Өч пьеса авторы акчалата премия белән бүләкләнәчәк.

Конкурс ябык рәвештә уза, текстлар компьютерда басылган, ике нөсха һәм автор псевдонимы белән җибәрелә.

Конкурсны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе», Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы гамәлгә куя.

Драматургия өлкәсендә беренче конкурс Камал театры инициативасы белән 2004 елда үткәрелгән иде. Конкурс жюрие составында — абруйлы әдәбиятчылар, җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать белгечләре, тәнкыйтьчеләр, журналистлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре.

«Татар-информ».

* * *

На 11-й конкурс в области драматургии «Новая татарская пьеса-2016», объявленный к 110-летнему юбилею театра им. Камала, поступило более 50 пьес. Об этом корреспонденту ИА «Татар-информ» сообщил директор театра Ильфир Якупов. Работы принимаются до 1 ноября 2016 года.

Конкурс проводится раз в два года, в 2 этапа. На первом этапе, который проходит до 1 декабря 2016 года, члены жюри читают все пьесы, присланные на конкурс, и составляют шорт-лист из 10-15 пьес, которые будут допущены ко второму этапу. Шорт-лист публикуется в средствах массовой информации и на сайте театра Камала.

На втором этапе жюри определяет победителей. Имена авторов будут объявлены 22 декабря 2016 года. Авторы трех пьес-победителей награждаются денежными премиями.

Конкурс закрытый; тексты пьес, набранные на компьютере или печатной машинке, присылаются в 2-х экземплярах и обозначаются псевдонимом автора.

Учредителями конкурса выступают Министерство культуры Республики Татарстан, Союз писателей Татарстана, Татарский государственный Академический театр имени Г. Камала, телерадиокомпания «Новый век», журнал «Казан утлары» и газета «Татарстан яшьляре».

Первый конкурс в области драматургии состоялся в 2004 году по инициативе театра им. Камала. В жюри конкурса входят авторитетные литераторы, общественные деятели, искусствоведы, критики, режиссеры, журналисты и другие деятели культуры и искусства.

«Татар-информ».

 

Просмотров: 1086

Комментирование запрещено