Авылкаем — яшел бишегем

x_47122997Җанга якын җирем, Ярмәгем син,
Туган авылым, туган җир генәм.
Шундый иркен, матур табигатьле
Ул бит минем туган ил генәм.
Эх, Ярмәгем, авылкаем минем,
Авылкаем — яшел бишегем.
Сине сагынып без кайтырбыз әле,
Ачып куй син һәрчак ишегең.

Биек таулар урап алган аны,
Колач җәеп саклый җилләрдән.
Язлар җиткәч, чума яшеллеккә,
Өй аллары яна гөлләрдән.
Эх, Ярмәгем, авылкаем минем,
Авылкаем — яшел бишегем.
Сине сагынып без кайтырбыз әле,
Ачып куй син һәрчак ишегең.

Суларында каз-үрдәкләр йөзә,
Кырларында — чалгы тавышы.
Бер мизгелдәй үткән яшьлекләрнең,
Үткән гомеркәйләрнең агышы.
Эх, Ярмәгем, авылкаем минем,
Авылкаем — яшел бишегем.
Сине сагынып без кайтырбыз әле,
Ачып куй син һәрчак ишегең.

Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы,

 Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1258

Комментирование запрещено