«Бросай свои корзинки»

i2Мин туган тиешле бер абыемның сөйләп көлдергән мәзәген сезгә дә язарга булдым әле.

Сугыштан соң авыл кешелере ак май, йомырка, каймак, сөт, катык сатарга Куйбышев шәһәренә йөргәннәр. Бу абый да алып барган әйберләрен базарда саткан да акчасына ярты капчык тары ярмасы, вак-төяк кирәк-яракларын алып, вокзалга килгән. Хәерчелектән аякларында икесе дә бер аякка кия торган резин итекләр икән. Билет алган да эскәмиядә поезд килгәнен көтеп утыра, ди. Бар кеше да үткәндә аңа карап, көлеп үтәләр икән. Нигә көләләр болар, дип аптырап, тирә-ягына караса: ике аягының да бер якка карап торуын күреп ала. Менә нәрсәдән көләләр икән кешеләр, дип, ул аякларын берсе өстенә берсен чалып, тигезләп куйган:

-  Ничего, татарны алдый алмассыз, менә хәзер туп-туры карап торалар, — дип үзенә дә кызык булып киткән, шаркылдап көлеп җибәргән.

Менә кычкыртып поезд килеп туктаган. Абыебыз этә-төртә вагонга кергән дә, аскы рәттән тиз генә урын алган. Ә аның янына таза гына, бик тә матур киемнән бер бай ир-ат утырган. Өске рәткә исә фәкыйрь, сәләмә киемле бер абзый менеп яткан. Аягында чабата икән. Чыланып, туңып, чабатаның бәйләгән баулары мылтык көпшәседәй тырпаешып торалар, ди.

Вагонда кеше бик күп булган. Поезд кузгалу белән, вагон эче җылынып киткән. Чабатаның «мыеклары» эреп, бай ирнең өстенә язгы тамчылардай тып-тып тама башлаган. Бу кеше күтәрелеп караган да (чабата күргәне булмагандыр, мөгаен):

-Эй, мужик, не знай чулки, не знай ботинки, убери свои корзинки, — дип тегеңә берне тондырып алган.

Теге мужик та аптырап калмаган:

-    Это не корзинки, это мои слезы, — дип елап җибәргән. Теге бай моны җәлләп, акча биргән.

-    Купи ботинки, только бросай свои корзинки, — дигән.

Эх, вокзалда утырганда килеп чыкмады бит шунда, итекләремнең икесе дә бер аякныкы икәнен белсә, бәлки, миңа да акча төшкән булыр иде дип, юл буе үкенеп кайткан абыебыз.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

 Похвистнево районы.

Просмотров: 1446

Комментирование запрещено