Газета Intertat ликвидирована – ее коллектив вместе с журналистами sntat вольется в ИА «Татар-информ» / Intertat һәм sntat коллективлары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына кушыла

2Электронная газета Intertat ликвидирована как юридическое лицо, журналисты издания вместе с коллективом электронной газеты sntat вольются в состав ИА «Татар-информ».

«Это ни в коем случае не сокращение. Это — процесс реорганизации. Речь идет об усилении роли „Татар-информа“ в информационном поле республики», — цитирует главу АО «Татмедиа» Андрея Кузьмина «Татар-Информ».

По словам Кузьмина, внутри агентства концентрируются и перераспределяются ресурся для того, чтобы сделать его «самым оперативным, самым читаемым, самым быстрым и точным агентством» Татарстана. «Мы начали реструктуризацию информационных потоков и усиливаем аналитическую составляющую „Татар-информа“ за счет творческой составляющей Intertat и sntat. Оптимизация не коснется творцов. Под крылом „Татар-информа“ собирается мощный кулак как русско-, так и татароязычных журналистов. Это позволит убрать конкуренцию за информацию внутри холдинга», — сказал Андрей Кузьмин.

business-gazeta.ru

* * *

Intertat электрон газетасы юридик зат буларак бетерелде. Әлеге басма һәм sntat электрон газетасы журналистлары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын составына кушыла.

«Бу кыскарту түгел, ә реорганизация процессы. Мәгълүмат кырында «Татар-информ»ның ролен көчәйтү турында сүз бара», — дип белдерде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин.

«Татарстан Республикасында «Татар-информ»ны иң оператив, күп укыла торган, тиз һәм төгәл агентлык итү өчен безнең ресурсларны берләштерәбез һәм агентлык эчендә көчләрне билгелибез. Республика җитәкчелеге безнең алга шундый бурычлар куйды һәм без шуны үтибез», — дип өстәде ул.

«Без мәгълүмати агым реструктуризациясен башладык, Intertat һәм sntat иҗади коллективы исәбенә «Татар-информ»ның аналитик эчтәлеген көчәйтәбез. Иҗатчыларга кыскарту кагылмый. «Татар-информ» канаты астына рус һәм татар телле журналистлар җыела. Бу холдинг эчендә мәгълүмат өчен көндәшлекне бетерү мөмкинлеге булачак», — диде Андрей Кузьмин.

«Шулай ук мин бер-берсен кабатлаучы берничә электрон ММЧна бюджет акчасын сарыф итү урынлы түгел дип саныйм», — дип билгеләп үтте «Татмедиа» АҖ генераль директоры.

Соңгы ярты елда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының абруе җитди күтәрелүен билгеләп үтәргә кирәк. Хәзер электрон басма аена ярты миллион укучы белән Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары рейтингында өченче урынны били. Соңгы ярты елда Liveinternet рейтинг агентлыгы мәгълүматлары буенча уникаль укучылар саны ике тапкырдан артыкка күбәйгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайты укучылары саны да җитди арткан. Ул .tatar. доменында урнашкан бердәнбер татар телле ММЧ. Социаль челтәрләрдә төркемнәрне актив үстерү өч ай чамасында социаль челтәрдән мәгълүмат агентлыгы сайтына керү трафигын дүрт тапкыр атттыруга китергән.

«Без бу чаралар «Татар-информ»га киләчәктә дә төбәк һәм федераль мәгълүмат базарында үз позицияләрен ныгыту мөмкинлеге бирәчәк дип өметләнәбез», — дип белдерде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин.

«Татар-информ».

Просмотров: 867

Комментирование запрещено