Манган кием шикелле.
Алтын көзгә кергән саен
Сагыш баса күңелне.
Көзге көннәр үзенә матур,
Үткәннәргә тукталам.
Һәр фасылның үз бизәге,
Табигатькә сокланам.
Сары яфраклар түшәлгән,
Җирнең дымсу кочагы.
Сихри, серле, тылсымлы да
Бар табигать почмагы.
Һәр сырхауга дәва бирә,
Һавасының шифасы.
Ярату булмаса югала
Бар тереклек дөньясы.
Өшетми дә, куркытмый да
Көз аеның салкыны.
Миләш-баланнардан күчкән
Йөрәккә ут ялкыны.
Оялчан кызларның битедәй
Тулып, янып пешкәннәр.
Тәлгәшләрен күтәрәлми
Сыгылып җиргә төшкәннәр.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1404