Иске Ярмәкнең “Ак каен” халык ансамбле Кырымга бару өчен самолет билетлары чыгымнарын каплаган Камышлы районы администрациясенә рәхмәт белдерә.
21-24 сентябрь көннәрендә Кырымның Бахчасарай районында IX Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале булып узды. Кара диңгезгә терәлеп торган “Бригантина” балалалар ял лагере Россиянең егермеләп төбәгеннән килгән фольклор төркемнәрен – җәмгысе 500ләп кешене үзенә сыендырды.
Тугызынчы тапкыр оештырылган фольклор проектның яңалыгы – Россиягә яңа кушылган кояшлы ярымутрауда узу гына түгел иде. Быел программа конкурс сыйфатында төзелмәгән, бирегә фестивальнең бары тик иң яхшы коллективлары җыелып, үз осталыкларын күрсәтте.
Фестивальне оештыруда, Татарстан мәдәният министрлыгы белән беррәттән, Бахчасарай муниципаль районы актив катнашкан. Татар артистларын Бахчасарайда ачык йөз, иркен күңел белән каршы алдылар. Районның алты авылында татар артистларының концертлары оештырылды.
Фестивальгә Россиянең егермеләп төбәгеннән фольклор коллективлары килгән иде. Татарстан, Әстерхан, Самара, Свердловск, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Волгоград, Пенза өлкәләре, Пермь краеннан килгән милләттәшләребез барысы да үз төбәкләренең күркәм гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук Башкортостан, Мордовия, Мари Иле, Удмуртия, Чувашиядә гомер итүче татарлар да, ерак араларны якын итеп, кырым-татар кардәшләре белән тәҗрибә уртаклашты, дуслык күперләрен тагын да ныгытырга тырышты.
Фестивальнең тантаналы ачылышында кырымлы кардәшләребез кодалык, туй йолаларын чагылдырган җырлы-биюле композиция тәкъдим итте. Бахчасарайның “Авдет” (“Кайту”) бию һәм “Эбедиет” (“Мәңгелек”) ансамбльләре артистларының чыгышлары алкышларга күмелде.
Бәхетегез түгәрәк булсын, ди халкыбыз…
Фестивальдә елдан-ел балаларның күбрәк катнашуы – күңелле күренеш. Димәк, яшь буын үзенең чишмә башын белеп, танып үсә. Милли йолаларда тәрбияләнгәннәр фольклор мираcыбызны киләчәккә илтә. Кырымда булып узган “Түгәрәк уен”га Төмән өлкәсенең Шыкча авылыннан килгән “Шытыр-шатыр” төркеменә йөрүче балалар – нәкъ шундыйлар. Гаяз Габдуллин ансамбльдәге балаларны төрле уен коралларында уйнарга өйрәтеп кенә калмыйча, халык уен коралларын үзе үк ясый да икән әле. Таланты һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә, авыл балаларын җыеп, Италиягә бару бәхетенә дә ирешкән ул.
- Безнең ансамбльдә төрле яшьтәге балалар бар. Уен коралларында үзем уйнап күрсәтәм, шулай кызыксындырырга тырышам. Борынгы уен кораллары сакланмаган бит инде. Өлкән яшьтәге апа-абыйлардан сорап кына, үзем ясыйм. Нарат агачы, ат ялы, ат йөрәгенең пәрдәсе дә уен кораллары ясарга ярап куя, — ди Гаяз Габдуллин.
Гаяз абый шәхсән үзе дә сабый чагыннан ук милли көйләрне күңеленә сеңдереп үскән кеше. Әтисе тальянчы, җырчы булган. Бернинди мәҗлес тә аңардан башка узмаган. «Түгәрәк уен»да катнашып, бөтен Россияне күрү генә түгел, ә чит илләргә чыгып та үзебезне күрсәтү мөмкинлеге тудырылды. «Түгәрәк уен» булмаса, авылыбыздан чыгып китә алмас идек әле», — ди ул.
Фестивальнең иң яшь артистлары турында фикер йөрткәндә, Ижауның “Асылъяр” балалар ансамблен дә телгә алмый мөмкин түгел. Коллективка җәмгысе 40лап бала йөри икән. Кырымга барысы да килә алмаган. Шулай да, алар кырымлыларга балалар фольклорының гүзәл үрнәкләрен күрсәтә алдылар. Җырга, биюгә, такмакларга сәләтле булуларын дәлилләделәр.
«Ак каен» ансамбленең егет һәм кызлары да Кырымга ашкынып килгән. Самара өлкәсендәге Камышлы районының Иске Ярмәк авылы «Ак каен» татар халык фольклор ансамбленең җитәкчесе Наил ага Галимуллин – чын мәгънәсендә сәнгать җанлы кеше. Фестивальдә алар «Кичке уен» күренешен тәкъдим иттеләр. Күренеш вакытында «Ярмәк вагы» дигән атаклы биюләрен дә башкардылар. Бу биюне хәтта Татарстанның профессиональ коллективлары да үз репертуарына алган.
«Ярмәк вагы» биюенең килеп чыгышы турында Наил абый менә нәрсәләр сөйләде:
- Ярмәк биюен анайлар, атайлар бии торган иде. Картлар авызыннан ишеткәнчә, ул никрутлар биюе булган. Патша хезмәтенә китүче егетләрне картлар шулай түгәрәккә алып, озын көтүче чыбыркысы белән егетләрнең аякларына камчылый торган булганнар, ягъни җитезлекләрен сынаганнар. Чыбыркы эләктерәсең килмәсә, сикереп-сикереп биисең. Биюнең асылы шулай килеп чыккан, дигән риваять яши бездә. Икенчесе болайрак: безнең Ярмәк авылына хәзерге Татарстанның Саба районыннан, Чуашстаннан, Польшадан, Гарәбстаннан гаиләләр, Яр Мөхәммәт патшадан тарханлык язуы алгач, килеп урнашкан була. Болар һәрберсе үз йоласын алып килгән, дигән фикер дә бар.
Мордовиядән килгән 82 яшьлек Нурия Әбделрәшитова “Түгәрәк уен”ның мөгаен иң олы яшьтәге катнашучысыдыр. Чирмеш авылы әбисе “Дуслык” фольклор ансамблендә бәетләр башкарып йөри. Репертуарында хәтта 16 гасырда иҗат ителгәннәре дә бар икән. “Айнук” бәетен әбисеннән отып калган була. Хәзер инде җәүһәргә тиң бу халык авыз иҗатын яшь буынга тапшырасы иде, дип борчыла ул.
Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат – аның күңел байлыгы, теле, сәнгате (Гариф Ахунов).
Шунысын да искәртеп узыйк: күптән түгел генә республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге «Татар халкының йолалары һәм аларның сәхнәдә куелышы» дип аталган өр-яңа видеобасма чыгарды. Җыентыкта казан, себер, урал, керәшен, мишәр татарларының үзенчәлекле һәм югалып бара торган гореф-гадәтләре, йолалары тупланган. Аларны Россиянең төрле почмакларында иҗат итә торган үзешчән фольклор төркемнәре күрсәтә. Шунысы әһәмиятле: әлеге мисаллар данлыклы «Түгәрәк уен» һәм «Иске Казан түгәрәк уены» фестивальләрендә төшерелеп алынган. Басма DVD һәм буклеттан гыйбарәт. Буклетта фольклорчы, төрле фестиваль-бәйгеләрнең жюри әгъзасы Эльмира Каюмованың мәкаләсе тәкъдим ителгән.Сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира ханым Каюмова белдергәнчә, әлеге компакт-дискның максаты – фольклор ансамбльләргә йолаларны аутентик рәвештә (ягъни, чын халыкчан, эшкәртелмәгән килеш) гамәлгә ашыруда методик ярдәм итү. «Татар халкының йолалары һәм аларның сәхнәдә куелышы» дигән видеокулланма Кырымга җыелган фольклор коллектив җитәкчеләренә дә таратылды.
Татарстан Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге башкарган изге гамәлләрнең файдасын әйтеп бетергесез. Фольклор коллективларына яшәү дәрте өстәү белән бергә, алар репертуар туплауны, дөрес кием сайлау, коллектив җитәкчеләре белән үз туган якларына экспедицияләргә чыгып, яңа әсәрләр яздыру, борынгы халык уен кораллары эзләп табуны дисеңме – барысын да оештыралар. Мари Иленнән килгән һәвәскәрләр, мәсәлән, ике яклы гөсләдә уйнап чыгыш ясады. Заманында керәшеннәрдә киң таралган гөсләдә уйнау югалып барган заманда, фестиваль агымы аркасында, бу гадәткә яңа сулыш өрелде. Гөсләнең ике яклысы тернәкләнеп дөньяга чыгачагына галимнәр хәтта үзләре дә ышанмаган булган.
Кояшлы ярымутрауның гүзәл почмакларында
Фестиваль барышында Бахчасарайның истәлекле, тарихи урыннарына сәяхәтләр дә оештырылды. Хан сарае, Зынҗырлы мәдрәсәсе, Исмәгыйль Гаспралы каберенә зиярәт кылу — Кырым татарлары белән очрашуның гүзәл мизгелләре булды. 23 сентябрь көнне Кырымда I Бахчисарай җыены булып узды. Анда Россиянең төрле төбәкләрендә гомер итүче татарлар да катнашты. Кырымда яшәүче милләттәшләребез, шул рәвешле, Россия татарлары агымына кушылды. Төрки дөнья аңында тирән эз калдырган Исмәгыйль Гаспралы шәхесе турында бәян ителде.
Илгизәр фестиваль беренче тапкыр 2008 елда Ульяновск өлкәсендә башланып киткән иде. Шул еллардан бирле проектның тугры иганәчесе – Кулатка егете Эдуард Ганиев. Менә инде тугыз ел дәвамында Э.Ганиев “Түгәрәк уен”ның генераль спонсоры булып тора. 2018 елда әлеге фольклор проекты кабат Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка авылында оештырылачак. Ә 2017 елда “Түгәрәк уен” Халыкара масштабта Казан каласында зур концерт рәвешендә үз юбилеен билгеләп узарга җыена. Татарстан Мәдәният министрлыгының Традицон мәдәниятләрне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова белдергәнчә, “Түгәрәк уен” биш елга бер Халыкара статуста төрле илләрдә сибелеп яшәүче татар вәкилләре арасыннан җырга-моңга гашыйк башкаручыларны үз тирәсенә тупларга ниятләп тора.
Мөршидә КЫЯМОВА.
Казан — Кырым — Казан.
КОНТЕКСТ:
«Түгәрәк уен» беренче тапкыр Кырымга килде (ВИДЕО)
Просмотров: 1612