Көзнең матур көннәрендә Дәүләткол авылыннан олылар Камышлы социаль-реабилитация үзәгенә ял итәргә йөрделәр. Ун көн дәвамында һәр иртә аларны авылларыннан район үзәгенә оешмабызның машинасы алып килде.
Дәүләткол олылары — безнең иң актив ял итүчеләребез. Алар оста итеп кул эшләрен башкаралар: Раилә Ганниева, Мөнирә Сәгыйдуллина матур итеп бизәкләп чигүләр чигәләр, Хәния Шәфигуллина, Гөлҗиһан Садыйкова һәм Фәния Рәфәгатдинова җылы оекбашлар бәйлиләр. Әнисә Галимова, Нәҗия Хәҗиева, Валентина Вылку кул эше инструкторы Зөлия Дәрҗеманова белән бергәләп Өлкәннәр көненә төсле тасмалардан матур итеп чәчәк бәйләмнәре әзерләделәр.
Шәфкать туташы Светлана Шәйхетдинова өлкәннәргә табиб кушкан процедураларны ясады, иртән үзләреннән физик күнегүләр эшләттерде. Психолог Лилия Фәртдинова аларны «могҗиза һәм хыял дөньясына алып барды», төрле чаралар оештырды, тестлар үткәрде. Мәдәни чаралар оештыручыбыз Рәмзия Әсәдуллина шулай ук төрле бәйгеләр уздырды, уеннар уйнатты, биетте-җырлатты. Иң актив биючеләребез “Ярмәк вагы”н типтерүче Әнисә апа Галимова һәм Раилә апа Ганниева булдылар.
Кызларыбыз арасында бердән-бер егетебез Мөдәрис абый Гыйззәтов та бар иде. Ул мәзәкләр сөйләп, моңлы җырлар башкарып, күңелләребезне күтәрде.
29 сентябрьдә социаль үзәктә Өлкәннәр бәйрәменә багышланган чара үткәрелде. Аны ял итүчеләребез белән бергә уздырдык, төп оештыручыбыз Рәмзия ханым Әсәдуллина булды. Өлкәннәрне тәбрикләргә «Улыбка» балалар бакчасы төркеме сабыйлары (тәрбиячесе — Алия Сәйфулловна), һәвәскәр җырчыларыбыз Даһия Шәрәфиева, Галимә Әхмәтшина килделәр. Бәйрәмебез мул табын тирәли чәй эчү мәҗлесе белән тамамланды.
Дәүләтколлыларга ун көн исә сизелми дә үтеп китте. Алар сәламәтлекләрен ныгыттылар, күңелләрен күтәрделәр, «Киләсе елда тагын да очрашырбыз әле», - дип сүз куештылар.
Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Рушания Сәгыйть кызы ДИНДАРОВА.
Просмотров: 1224