Осталарга алтын “Ника” тапшырдылар

dsc_0073Похвистнево районының Подбельски бистәсендә бер­сеннән-берсе кызыклы чаралар еш үткәрелә. Шундыйларның соңгысы быелгы  Кино елына багышланган  иде. “Алтын дубльләр” дип аталган бәй­рәмгә оештыручылар район­ның төрле авылла­рыннан кул осталарын җыйган. Без, галилеләр дә, бу чарада бик теләп катнаштык.

Залда кул эшләреннән бик матур күргәзмә оештырылган иде. Кунаклар чиккән кулъяулыклар, сөлгеләр, бәйләгән әйберләр  белән озак хозурланды. Алар арасында минем дә,  Похвистнево районы хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы әгъзаларының кул эшләре дә бар иде. Үзешчән рәссамнарның  иҗат җимешләренә, “Көзге өстәл” күргәзмәсендәге яшелчәләрдән ясалган төрле скульптураларга карап кешенең фантазиясе ни кадәр бай булуына исебез китте. 

Бәйрәм тантанасы мәртә­бәле кунакларның котлау сүзләре белән башланды. Район башлыгы Юрий Рябов: “Бүгенге бәйрәм Похвистнево районында уңган, тырыш һәм дус халык яшәвен тагын бер кат исбатлый”, — диде.  Урман хуҗалыгы, тирә-як мохитны саклау  һәм табигатьтән файдалану министры Александр Ларионов Самарага “Хезмәт даны шәһәре” исеме бирелүе турында әйтте һәм районда патриотик юнәлештә актив эшчәнлек күрсәтүчеләргә “Куйбышев – запас башкала” медальләрен тапшырды.

Аннан соң тамашачылар советлар чорындагы “Судьба”, “Русское поле”, “Весна на Заречной улице”, “Свадьба в Малиновке”, “Бриллиантовая рука” фильмнарыннан өзекләр карадылар.  Авыллардан килгән кунаклар да үзләренең актер осталыкларын күрсәттеләр. Иске Әмәнәк авылының “Сударушка” олы яшьтәгеләр клубы “Ой, мамочки”, ә Кече Ибрай авылының социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре “Белый лебедь” фильмнарыннан кызык­лы күренешләр күрсәттеләр. Ә менә аларның Подбельскидагы “Надежда” клубында шөгыльләнүче хезмәттәшләре чыгышы тамашачыларны ямансу хисләргә батырды. Алар сугыш чорындагы авыр вакыйгаларны сәхнәләштереп күрсәттеләр. Күрше Исаклы районыннан килгән кунаклар да бу теманы дәвам итеп, “В далеком 41ом” җырын башкардылар.

 Шулай да бәйрәм — бәйрәм инде, аз гына күңелсезләнеп алсаң да, бераздан җыр-бию белән кәеф кабат күтәрелеп китә. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Савруха авылы үзешчәннәре дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерде.

Чыгыш ясаучылар берсе дә бүләксез калмады. Юрий Рябов барысына да югары кинематография бүләген -  “алтын “Ника” сынын тапшырды, картиналар бүләк итте. Ә “Надежда” клубы әгъзалары чараның мөхтәрәм кунагы Губерна Думасы депутаты Владимир Субботинга яңа уңыш оныннан пешерелгән икмәк тапшырдылар, ә мин аңа чиккән кулъяулыкларымны бүләк иттем.

Чараның икенче бүлеге “Безнең йортта” дип аталды. Зур экранда көмеш яшьтәге уңган бакчачыларның үз куллары белән бизәлгән йортлары, бакчалары күрсәтелде. 600 кеше арасыннан жюри әгъзалары һәр авылдан берәр җиңүчене сайлап алган иде. Гали авылыннан беренче урынны Рания һәм Фидаил Хәсәновлар яулады. 

Район халкының социаль яклау идарәсе җитәкчесе Наталья Филимонова да йортлары гөлбакчага әверелгән, уңган социаль хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Барлык чараларда актив катнашучы галиле Әминә апа Хәмидуллинаны һәм мине дә шундый ук бүләкләр белән бүләкләделәр. Бәйрәм “Русское поле” фильмыннан вальс күренеше белән тәмамланды.

- Көнебез бушка узмады. Урамда салкын көз, яңгыр ява, ә сездән шундый җылы бөркелә. Бергә булып, шундый күңелле чараларда ешрак очрашырга насыйп булсын, — дип саубуллашты безнең белән Юрий Федорович.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1256

Комментирование запрещено